Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендәге мөселман зиратындагы күптән түгел генә каберләрне мыскыллаганнар иде. 1obl.ru сайты хәбәр итүенчә, әлеге җинаятьне эшләүдә гаепләнүче адәм кулга алынган.
2 июнь көнне зиратны карап торучы 14 мөселман кабере мыскыллану турында милициягә хәбәр итә. Оператив эзләнү вакытында моны эшләүдә гаепләнүче кеше кулга алына. Шәһәрнең участок инспекторлары бүлеге җитәкчесе Сергей Митякин хәбәр итүенчә, әлеге гамәлне гаепләнүче мөселман каберләрен мыскыллау максатыннан эшләмәгән. Ул каберлекләрдән төсле металл эзләгән булып чыга.
Милиция мәгълүматларына караганда, әлеге адәм моңа кадәр үзе үк кабер ташлары, чардуганнар ясау белән шөгыльләнгән булган.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды