Роспотребнадзор башлыгы, Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко илдәге эчкечелекне бераз киметү максатыннан исерткеч эчемлекләр сатуны чикләү тәкъдиме белән чыкты.
«Мәскәү өлкәсендә кичке 9дан иртәнге 11гә кадәр аракы сатуны тыючы закон кабул ителгән иде. Беркем дә канәгатьсезлек белдермәде. Шушындый ук чикләүләрне бөтен Россия буенча да кертергә кирәк», - дип белдергән Г.Онищенко «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгына.
«Аракыга тыныч каравыбызның нәтиҗәсен хатын-кызлар һәм балалар татый. Исерек ирнең өйгә кайтып, тавыш куптаруыннан нәкъ менә алар зыян күрә. Яңа закон кабул ителсә, хатын-кызлар безгә рәхмәтле булыр иде», - ди баш санитар табиб.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 2 маеннан Мәскәү өлкәсендә гомумтуклану урыннары һәм аэропорттан кала башка урыннарда кичке 9дан иртәнге 11гә кадәр аракы сату тыела.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР