Башкортстан мөселманнары исламда хатын-кыз роленә багышланган конференция үткәрергә җыеналар. Әлеге чара Уфа шәһәрендәге «Лалә» мәчетендә июнь азагында булыр, дип көтелә.
Чарада җәмгыятьтә, сәнгатьтә, массакүләм мәгълүмат чараларында, мода өлкәсендә мөслимәләр тоткан урын хакында сөйләшү каралган. Конференцияне оештыручы, Россия ислам университеты укытучысы Вәсилә Нигъмәтуллина мөселман хатын-кызларына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Мөслимәләрне борчыган мәсьәләләр турында укытучылар белән бергә студентлар, шулай ук үзләрен төрле өлкәләрдә сынаган ханымнар да чыгыш ясаячак.
Чара азагында Гөлназ Хамматова студиясенең һәм «Жади» ательесының яңа мөселман киемнәре коллекцияләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә rslt.ru.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды