РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый Коръән өйрәнүгә багышланган халыкара конференциядә катнашу өчен Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәренә китте. Конференция Коръән өйрәнү буенча Халыкара оешма җитәкчелегендә үтә.
Конференция эшчәнлеге 4 юнәлеш буенча алып барыла: Коръән укырга өйрәтүче оешмалар арасында хезмәттәшлек һәм багланышларны үстерү; изге китапны өйрәнү вакытында килеп туган мәсьәләләр; Коръәнне өйрәткәндә заманча технологияләр куллану; Коръән укыту буенча заманча программа булдыру. Биредә бөтен дөньядан җыелган 300дән артык галим катнаша.
Коръән өйрәнү буенча Халыкара оешманың генераль сәркатибе билгеләп үткәнчә, оешма төбәк, ил һәм халыкара югарылыктагы 30лап форум үткәрүдә катнашкан. Аларда барлыгы 260 фәнни эш тәкъдим ителгән. Бу конференциядә дә доктор Атиф Габдел Рәшид, доктор Сәлман Таһир әл-Надви, доктор Мөхәммәд Габдел Латиф әл-Хатыйб кебек танылган галимнәр үз фәнни эшләрен тәкъдим итә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР