“Ярдәм” фондының тутыкмас баганалары

Соңгы елларда татар-мөселман халкында революциягә кадәр булган бик күп традицияләр яңартылып кире кайтарылды. Татарлар арасында булган хәйриячелек, вакф малы системасы (мөселманнар милке) юнәлешендә дә яңарыш хәрәкәте бара. Күрмәүчеләрне тернәкләндерү эше белән бөтен дөньяга билгеле булган “Ярдәм” фонды хәйриячелек өлкәсендә Россияда иң актив, абруйлы мөселман оешмаларының берсе. Бирегә төрле төбәк, илләрдән киләләр. Бу турыда тәфсилләп моннан укып була: https://yardemfond.ru

БӘЙЛЕ
2026 Май 06

 

Соңгы елларда татар-мөселман халкында революциягә кадәр булган бик күп традицияләр яңартылып кире кайтарылды. Татарлар арасында булган хәйриячелек, вакф малы системасы (мөселманнар милке) юнәлешендә дә яңарыш хәрәкәте бара. Күрмәүчеләрне тернәкләндерү эше белән бөтен дөньяга билгеле булган “Ярдәм” фонды хәйриячелек өлкәсендә Россияда иң актив, абруйлы мөселман оешмаларының берсе. 

Соңгы елларда татар-мөселман халкында революциягә кадәр булган бик күп традицияләр яңартылып кире кайтарылды. Татарлар арасында булган хәйриячелек, вакф малы системасы (мөселманнар милке) юнәлешендә дә яңарыш хәрәкәте бара. Күрмәүчеләрне тернәкләндерү эше белән бөтен дөньяга билгеле булган “Ярдәм” фонды хәйриячелек өлкәсендә иң актив, абруйлы мөселман оешмаларының берсе. 

Һәрбер эшнең нигезе, баганасы була. Ярдәм” фондының исә баганалары, ягъни юнәлешләре күп. Аларның һәрберсе турында белеп бетереп тә булмый.  – халкыбыз арасында хәйриячелек, шәфкатлелек таралуга бер адым.

Күрмәүчеләрне тернәкләндерү


Россиядә, якын чит илләрдә тиңе булмаган “Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге бербөтен комплексны тәшкил итә. Аның гыйбадәт кылу залы булган мәчете, читтән килеп укучылар өчен тулай торагы, ашханәсе, компьютер класслары, китапханәсе, мини типографиясе бар. Бүлмәләрдә зәгыйфь кешеләр яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган (пандуслар, төрле дәрәҗәдәге ишек тоткалары, махсус җиһазлар һәм башкалар. 

Иң мөһиме шул: бу үзәк зурайды һәм күп санлы күрмәүчеләргә укырга мөмкинлек барлыкка китерде. Биредә физик һәм рухи тернәкләнүгә мохтаҗ, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Луи Брайль системасында укырга һәм язарга, компьютерга, төрле һөнәрләргә, җирле шартларны исәпкә алып йөрергә өйрәнә ала. Биредә ай саен Россиядән һәм чит илләрдән 85 кеше тернәкләндерү уза. 

Күптармаклы тернәкләндерү 

Хәзер бу үзәктә инде чукраклар да, телсезләр дә, аксаклар һәм башка төрлеләр дә ярдәм ала. Инвалидарны тернәкләндерү үзәгендә күп кеше тернәкләнү уза. Аларга физик һәм рухи яктан савыгырга врачлар, психологлар, имамнар ярдәм итә. 


“Гаилә учагы” балалар йорты 

2015 елда “Ярдәм” фонды Теләчә районы Иске Җөри авылында ятим балалар өчен йорт ачты. Йорт тиешле тәрбия һәм ярдәм күрсәтү өчен тулысынча җиһазландырылган.Хәзер 10 бала Җөри авылында тәрбияләнде, ислам дине нигезләрен өйрәнде, татар мәктәбендә белем алды.

Балаларның әнисе Мәликә Гыйльметдинова сүзләренчә, балаларның барысы да инвалид. Ләкин ныклы физик һәм рухи тәрбия ярдәмендә балалар һәр яктан сәламәтләнде. Алар үсте, тормыш корды. Кайберсе акыл ягыннан гаилә корырылык түгел. Алары газиз әниләре Мәликә ханымда яшәп калды.  

“Бер-беребезгә ярдәм итик” 

Шагыйрә, коляскада йөрүче Лилия Сәлахетдинова инициативасы белән “Ярдәм” фонды ил күләмендә коляска, таяк белән йөрүчеләр, ДЦПлы инвалидлар өчен “Бер-беребезгә ярдәм итик” ике атналык курслар башлап җибәрде. Укуларга Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә килүчеләр күп.  Уку барышында кызыклы шәхесләр белән танышып, бер-берсе белән җанлы аралаша алу мөмкинлегенә, вакытны файдалы һәм кызыклы уздыра алуларына бик шат алар. 
 

Социаль ярдәм үзәге 

“Ярдәм” фонды мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, картларга ярдәм итү эшен алып бара. “Ярдәм” фондына мөрәҗәгать итүчеләрнең бик күпләре ярдәмгә тиенә. Кемгәдер коляска, кемгәдер дарулар, кемгәдер азык-төлек, яшәргә йорт бирү аша ярдәм ителә. Шулай ук Рамазан ае дәвамында “Ярдәм” мәчетендә 2 000 нән артык кешелек ифтарлар узып тора. Шуның мең алты йөз чамасы тартмага салынып шәһәр буйлап таратыла.  Уйлап кына карагыз, 30 көн буе 2000 кешегә авыз ачтыру эшен башкарып чыгу җиңелләрдән түгел бит! 

Әлбәттә, бу язмада гына “Ярдәм”нең эшләрен санап бетереп булмый. Моның өчен “Ярдәм” фонды эшләре белән берничә көн танышып йөрергә кирәк. Аннан үзләре бу турыда артык сөйләргә яратмыйлар, иң мөһиме Аллаһ күрсен, диләр. 

"Ярдәм" сукырларның көнен яктырту, саңгырауга – телсезгә аралашу-ишетү бәхете бүләк итү, һәм башка хезмәтләр тулаем иманлы бәндәләрнең хәйриячелеге аша булдырыла. Һәрберебезнең оҗмахка керергә хакы бар, тик аның юлларын таба белергә кирәк бит. “Ярдәм” фонды һәрбер кешегә мондый мөмкинлекне ача. Рәхим итегез. Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләребезне сәдакадән кабул итсен. Бу эштә сез дә булыша аласыз, дуслар! 

 

Тәфсилләп 

 

“Ярдәм” фонды сәләте чикләнгән кешеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыра. Үз эшен башлап җибәрә, тәҗрибә туплап, методикалар төзеп, белгечләр булдыра.  Төп бурыч - сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, мәрхәмәтлелек юлын киң җәмәгатьчелеккә таратып, җәмгыятьнең игътибарын мохтаҗларны тернәкләндерү эшенә юнәлтү. "Ярдәм" фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә махсус курслар алга таба да дәвам итә, тиешле шартлар тудырыла. Бирегә төрле төбәк, илләрдән киләләр. Бу турыда тәфсилләп моннан укып була: https://yardemfond.ru


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе