Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Чечен Республикасының Беренче Президенты исеме тарихка батырлык, зирәклек һәм үз халкына чиксез тугрылык символы буларак мәңгегә язылган.
"Кызганычка каршы, Әхмәт-Хаҗи белән шәхсән очрашырга туры килмәде. Әмма безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевне аның белән яхшы, ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйли иде. Минтимер Шәрипович Әхмәт-Хаҗины үз халкына гомерен багышлаган гаҗәеп кыю кеше буларак бәяләде", - дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучылар белән.
Ул билгеләп үткәнчә, Әхмәт-Хаҗи эшен ышанычлы һәм лаеклы рәвештә Рамзан Әхмәт улы Кадыйров һәм аның командасы дәвам итә, ә заманча Чечня – динамикалы үсә торган төбәк.
"Уртак кыйммәтләр һәм омтылышлар белән бәйләнгән халыкларыбыз уңышлы үсә һәм хезмәттәшлек итә, ә республикалар арасындагы дуслык күп милләтле Россия Федерациясенең чәчәк атуы хакына ныгый бара», - дип йомгаклады республика Рәисе һәм чечен халкына тынычлык һәм иминлек теләде.
Мөфти Камил хәзрәт һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов - Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Чечня Республикасында эш сәфәрендәбулды. Биредә Чечняның беренче Президенты Әхмәт Хаҗи Кадыйровның тууына 75 ел тулуга багышланган истәлекле чаралар узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасының Беренче Президенты, Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 75 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
|
Хәзрәтләрнең сәфәр программасына Әхмәт-Юрт авылында Әхмәт Хаҗи Кадыйров каберен зиярат кылу, Грозныйда Ә. А. Кадыйровның 75 еллыгы уңаеннан тантаналы чарада катнашу кергән иде.
Иртән хәзрәтләр һәм Рәис, Әхмәт Хаҗи Кадыйров кабере янында Аллаһы Тәгаләдән аңа рәхим-шәфкать һәм җәннәтнең югары дәрәҗәләрен бирүен сорап, дога кылдылар. Алар шулай ук Чечен халкының мәрхүм рухи лидерының абруйлы исеме киләчәк буыннарның йөрәгендә яшәсен, ә аның изге эшләре дәвам итсен дип теләделәр.
Миңнеханов шулай ук Әхмәт-Хаҗи Кадыров эшен Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм аның командасы дәвам итүен билгеләп үтте. Татарстан Рәисе бәяләвенчә, бүген Чечня динамик рәвештә үсә торган төбәк булып тора.
«Уртак кыйммәтләр һәм омтылышлар белән бәйләнгән халыкларыбыз уңышлы үсә һәм хезмәттәшлек итә, ә безнең республикалар арасындагы дуслык ныгый бара», – дип өстәде республика Рәисе.
Ахырда Миңнеханов чечен халкына тынычлык һәм иминлек теләде.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-axmat-xai-kadyirovnyn-75-ellygyna-bagyslangan-carada-katnasty-5928162

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә яулык турында фильм күрсәтеләчәк
Россиянең ислам мирасына багышланган күргәзмә ябылды
Әтнә балалары гарәп телен өйрәнә башлый