19-22нче август көннәрендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов – эш сәфәре белән Беларусь Республикасында. Минск шәһәренә алар “Халыкара аренада мәдәниятара хезмәттәшлекне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту механизмнары” дип исемләнгән Халыкара форумда катнашу өчен килде.
Бүген әлеге форум барышында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе” республика дини берләшмәсе арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында Меморандум имзаланды. Документка Мөфти Камил хәзрәт һәм Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе идарәсе рәисе, Мөфти Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович кул куйды.
Меморандум нигезендә, мөфтиятләр үз илләренең илкүләм законнары кысаларында берничә юнәлештә хезмәттәшлек алып барачак. Болар – ислам тематикасы буенча экстремизм идеяләренә һәм деструктив агымнарга каршы торуга юнәлдерелгән уртак фәнни-тикшеренү эше; дин һәм фәтвалар чыгару өлкәсендә заманча проблемалар буенча чишелешләр табу; дин һәм вөҗдан иреген, дини һәм милли кыйммәтләрне пропагандалау, исламның тынычлык сөючән һәм гуманистик асылын киң аңлату һ.б.


Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә яулык турында фильм күрсәтеләчәк
Россиянең ислам мирасына багышланган күргәзмә ябылды
Әтнә балалары гарәп телен өйрәнә башлый