Лена Шагыйрьҗан
Алдан күреп алданулар...
Ышанычлар – җимерек, ватык...
Көя төшкән җаныбызга
Иман яңартырга вакыт!..
Телдән язып, деннән язып,
Яшәгәндә хәвефләнеп,
Изге бер сүз килә телгә,
Шәрехләп үз хәрефләрен...
Таркатсаң да таралмаслык
Бербөтен ул, әйтсәң җыеп:
Төп кануны яшәешнең
Дүрт хәрефкә беткән сыеп:
Иман – Ирек ул иң элек,
Һәм – Мәхәббәт аннан килеп,
Иман – Акыл, Иман – Намус –
Иман әлифбасын белик!..
Калыр җирсез – иманасыз,
Имансызга чыкса бәндә.
Төзәлмәслек чирләр булып,
Җан бушлыгы кайткан тәнгә...
Яшим дисәң исән – аман,
Иманыңа табын, инан:
Айга карап пышылдыйм мин,
Берүк Раббым бирсен иман!..
Авызым тулсын иман белән,
Җаным тулсын иман белән.
Иман китерер вакыт җиткән
Һәммәбезгә берәм – берәм!!!

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы