Бүген, мөбарәк Рабигыль-әүвәл аеның 18нче көнендә (31нче августта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев белән очрашты.
Язгы гөлемдер – иман,
Ана телемдер – иман,
Иманымны мин онытсам,
Тәүбә, Аллаһы сакласын!
Яшәвемне мин тоймам.
Гүзәл хаукымдыр – иман,
Сөйгән халкымдыр – иман,
Иманымны әгәр бозсам,
Тәүбә, Аллаһы сакласын!
Адәм булырга кыймам.
Тугры юлымдыр – иман,
Йөрәк канымдыр – иман,
Иманымны мин югалтсам,
Тәүбә, Аллаһы сакласын!
Бу җиһанга мин сыймам.
Сер канатымдыр – иман,
Яратуымдыр – иман,
Иманыма кагылсалар,
Тәүбә, Аллаһы сакласын!
Утта янарлар – тыймам.
Туар таңымдыр – иман,
Кайнар җанымдыр – иман,
Иманымны таптасалар,
Тәүбә, Аллаһы сакласын!
Сөякләрен дә җыймам!

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
“Мөхәммәдия”гә көндезге бүлеккә кабул ителгән 83 шәкерткә студент кенәгәләре тапшырылды
Хәләл индустриясе азык-төлек җитештерү кысаларыннан чыкты
Әтнә районы башлыгы гарәп теле дәресләрен укыта башлау турында сөйләде