"Ярдам-Помощь" гомуммилли хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге тулай торагына илнең төрле почмакларыннан реабилитантлар килә.
Казанга “Ярдәм”гә Россиянең бар почмакларыннан да дөм сукырлар, бик начар күрүчеләр килеп тора: Төмән, Курган, Чиләбе, Махачкала, Самара, Татарстан, Удмуртия, Кавказ һәм башкалар. Айлык сәламәтләндерү курсларының бу айдагы өлеше дә эшли.
Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешене гадәти кешегә әйләндерү. Кешене социаль тернәкләндерү күрмәүченең үзенең активлыгыннан да тора, ә без моның өчен тиешле шартлар булдырырга тиешбез.
Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп юнәлеше булып, аларны социаль тернәкләндерү тора. Күрмәүчеләрнең мәгариф системасы аларга Луи Брайль системасы белән укырга, язарга, компьютерда эшләргә өйрәтүдән генә торырга тиеш түгел.
Шулай ук кешене җәмгыятьтә бәйсез тормышка өйрәтү, ялгызлыктан котылырга булышу – төп максатларның берсе булырга тиеш.
Сукырлар өчен сәламәтләндерү курсалары оештыру буенча зур белгеч, «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова инвалидларны оптимист, тырыш булырга өйрәтә.
Күп кенә сукырлар ялгызлык, бер кешегә дә кирәк булмау, бер әйбер дә эшли алмау хисен кичерә.
«Ярдам-Помощь» ГХФ каршындагы бу тернәкләндерү курслары РФ Президенты грантын кулланып, Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырыла.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы