Тәнзилә Габделхакова
Стенада гади сәгать,
Янына тәсбих элгән.
Төймәләре ничә язмыш,
Күпме гомерне күргән.
Әбисе тезгән төймәләр
Минем әнигә калган.
Әнкәй дисбе тарткан саен
Алда бәхет юраган.
Шул дисбене кулга алсам,
Җаныма җылы иңә.
Газиземнең кул җылысы
Гүя дисбедән килә.
Дисбе тартып, киләчәккә
Сәламәтлек юрыйбыз.
Гөнаһ кылсак, бер Алладан
Кичерүен сорыйбыз.
Стенага элгән дисбем
Көн дә алам кулыма.
Иман нуры торсын биреп
Миннән калган буынга.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы