Свердловск имамнары тикшерү изоляторындагы булды.

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имамнары — Ибраһим хәзрәт Якупов һәм Үмәр хәзрәт Асланов 5нче тикшерү изоляторындагы хатын-кызлар янында булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

БӘЙЛЕ
2026 Сен 15

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имамнары — Ибраһим хәзрәт Якупов һәм Үмәр хәзрәт Асланов 5нче тикшерү изоляторындагы хатын-кызлар янында булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында кунаклар изоляторда утыручылар белән әңгәмә корды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, ислам әдәбиятын, шулай ук «Ас-Салам» газетасын тапшырды.

Моннан тыш, учреждение башлыгы урынбасары, эчке хезмәт майоры Иван Тарасовка тоткыннар белән эшне оештыруда күпьеллык ярдәме һәм мәхәллә кешеләренең ихтыяҗларына игътибарлы мөнәсәбәте өчен «Көмеш ярымай» медале тапшырылды. Диния нәзарәтендә 5нче тикшерү изоляторы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм аның алга таба да үсүенә өмет белдерделәр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sverdlovsk-diniya-nazarate-imamnary-tikseru-izolyatoryndagy-xatyn-kyzlar-yanynda-buldy-5928633


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе