“Ярдәм” мәчете каршында оештырылган авыз ачу мәҗлесендә Апас районы кешеләре кунакта булып китте. Шушы район халкы исеменнән Югары Акхуҗа мәчетенең имамы, район Акскаллар шурасы рәисе Фәргат хәзрәт Абдулхаев “Ярдәм-Помощь” хәйрия фондыа рәхмәтләрен белдерде. Ул Апаста эшли башлаган “Хәҗәр” рухият үзәге эшчәнлеген мактап телгә алып узды.
Апас районы мәчетләрендә манарадан көн саен азан әйтелә, намазлар укыла, гомумән, дини гореф-гадәтләр ныгый, авыл халкы ныграк дингә тартыла башлаган. Һәм аеруча балаларның дини хисләре, тәртибе ныгыган. Бу эштә “Ярдәм” фонды да ярдәм итә икән.
Фәргат хәзрәт Абдулхаев районда билгеле шәхес. Фәргат хәзрәтнең әтисе дә Зәки хәзрәт Абдулхаев совет заманасында авылда һәм якын тирәдә имам вазыйфаларын үтәп яшәде. Сугыш ветераны булган Зәки хәзрәт авыл халкына дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итеп яшәүне үзенең төп вазыйфасы һәм максаты итеп саный иде. Гаиләдә төпчек малай да әтисеннән иманга, дингә өндәүләрне ишетеп, күңеленә сеңдереп үскән. Зәки хәзрәт бакый дөньяга күчкәч, төпчек улы Фәргат дингә тагын да якыная, дини укуга бирешә, әтисенең эшен дәвам итәргә тырыша. Имамнары булган авыллар бәхетле, аның рухи киләчәге бар.
Татарстанда дини даирәне рәсмиләштерүдә Фәргат хәзрәтнең туганы Венера Абдулхаева да катнашты. Ул озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре Советында эшләде. Ул да авылдашлары белән үгет-нәсыйхәт сүзләрен уртаклашып, бердәм булып динне сакларга, Хәнәфи мәзһәбеннән тайпылмаска өндәп тора.
Татар авылларына хас булганча, Югары Акхуҗа авылына нур биреп торучы рухи үзәк – мәчет бар. Аллах йорты динне таратырга, халык арасында рухи агарту алып барырга мөмкинчелек бирә.
Изге Рамазан аенда якташлар белән күрешеп, бергә намазларны, тәрәвихларны укып, түгәрәк өстәл янында авыз ачу – иманнарны тотрыклы итә, туганлык җепләрен ныгыта
һәм Аллах Тәгалә каршында савапларны арттыра.
Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын, иманнарыбыз артып, күңелләребез һәм калепләребез чистарынып, Аллах Тәгалә кылган гамәлләребезне кабуллардан кылсын иде! Әмин.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Курсави: каберен табу бурычы тора
"Казан басмасы”
“Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”