Яшьләр Бишбалта зиратында өмә үткәрде

Дөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Бишбалта бистәсе зиратында өмә уздырды.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 18
Дөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге активистлары Бишбалта бистәсе зиратында өмә уздырды. Яшьләр зиратны чистартканда "Чүп ташламагыз, тарихи ядкәр” дигән язулы таяклар да җиргә кадады.

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, өмәгә студентлар, җәмәгать эшлекләре, укучылар – барлыгы 15 активист килгән. Эш тәмамлангач монда җирләнгәннәр рухына дога да кылганнар. Тарихчы, галим Азат Ахунов зиратка юл күрсәткән һәм бу каберлекнең тарихын сөйләгән.

Тарихчылар әйтүенчә, Бишбалта зираты Казан ханлыгы чорыннан ук калган борынгы каберлек. 1321 елда монда беренче кабер казыла. Узган гасырның 60-нчы елларында Куйбышев исемендәге сусаклагычны төзегән вакытта аның бер өлешен су баса.

Бүген Казанның Зур һәм Брюсова урамнары чатында булган Идел буендагы бу урын кыргый комлык янында һәм ташландык хәлдә. Кабер ташлары ауган, кәеф-сафа корганнар үзләреннән соң чүпләрен ташлап калдырган.

"Кем белә, бәлки, бик борынгы ташларның күбесе җир астында калгандыр. Без өмә вакытында өстә ятканнарын чистарттык. Шушы араларда шәһәр хакимиятенә монда чүп өчен әрҗәләр куюны сорап хат юлларга җыенабыз”, ди Яруллин.

Татарстан җитәкчелеге Бишбалта ("Адмиралтейская") бистәсен тарихи урын итеп торгызырга җыена. Проектын архитектор Александр Дембич әзерли. Әлегә бу проектка зират урынын саклап калу, анда истәлек билгесе кую кермәгән. "Әлегә кайбер вак эшләр эшләнмәгән. Гомум концепция кысасында билгеле бер вакыттан соң анда сквер һәм мемориаль комплекс ясарга була", дип белдергән иде Дембич "Вечерняя Казань"га.

Яруллин сүзләренчә, Татарстан президентының тарихи һәйкәлләрне саклап калу киңәшчесе Олеся Балтусова кабер ташларын җыеп алып, реставрацияләп, музейга кую тәкъдиме белән чыккан. Татар яшьләре бу урыннарда төзекләндерү башланганчы археологик казу эшләр үткәрү кирәклеген әйтә. Алар Бишбалта зиратын төзекләндереләчәк комплексның бер өлеше булуын тели.

"Монда тарихи зират булганлыгын белдергән таш кую, бәлки, исән калган кабер ташларын әйләндереп алырга кирәктер", ди Яруллин. Активистлар Бишбалта зираты проблемы турында Казан шәһәре хакимиятенә генә түгел, Татарстан җитәкчелегенә һәм хөкүмәткә дә язарга җыена.

Бу зиратның хәле татар җәмәгатьчелеген инде күптәннән борчый. Зират урынында мәчет төзү тәкъдимнәре дә булды. Элегрәк ислам уку йортлары шәкертләре дә өмәгә чыккан иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе