Изге күңелле Левченко әбиләре

«Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар, кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар». Мәкаль Мин еш кына авылдан Левченко бистәсенә киләм. Чөнки анда гомеренең тугызынчы

БӘЙЛЕ
2010 Фев 05

«Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар, кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар». Мәкаль

Мин еш кына авылдан Левченко бистәсенә киләм. Чөнки анда гомеренең тугызынчы дистәсенә күптән аяк баскан апам – Фәгыйлә Шәйдуллина яши. Электән үк, әзгә генә килеп киткән арада да, Левченко әбиләренең ихлас күңел белән дингә омтылуына, бер-беренә игътибарлы булуына чиксез соклана идем. Чөнки алар гел «Сөләйман» мәчетендә кайнашалар: догалар өйрәнәләр, намаз укыйлар, гарәп хәрефләре белән язу серләренә төшенәләр. Мин дә апам белән намаз укырга кергәли идем. Алар мәчетне төзегәндә дә, картлыкларын да онытып, сөенә-шатлана канатланып, дәртләнеп йөрделәр: кайтарылган төзү материалларын урнаштыруда, хәтта мәчетнең беренче катын төзүдә намуслары кушканча, үзләре теләп, куанышып, эшләп йөрделәр.

Сукырлар өчен салына башлаган тернәкләндерү үзәгенең нигез ташын дога белән иңдерүдә дә катнашты алар.

Бабаларыбыз мирасы булган иман нурын киләчәк буыннарга җиткерү бурычын үтәүче, мәчет өчен хәерле эшләрнең башында торучы әбиләр күңелләрендә шатлык катнаш горурлык йөртә. Левченко әбиләре бүген бик канәгать. Алар барысы да гарәп хәрефе белән тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, үзебезнең мәкам, аһәң белән Коръән укый белә, мәҗлесләрдә искиткеч осталык белән Коръән хәтем кылалар.

Күптән түгел апам инсульт кичерде. Мин шунда аларның иман белән зиннәтләнгән ихлас күңелле, олы йөрәкле, башкаларга кадер-хөрмәт белән караучы, авыр вакытта таяныр өчен иңнәрен куярга һәрвакыт әзер икәнлекләренә тагын бер кат инандым. Аларның тәрбиясе, холкы, табигате шундый.

Чөнки бу мәчетнең иман әһелләре үзләре – Илдар хәзрәт Баязитов, үзенә йөкләнгән бихисап йөк иясе, алтын йөрәкле мөгаллимә – абыстай Мәликә Гыйльметдинова һәм башкалар шундыйлардан. «Мулласы нинди – мәхәлләсе шундый», диләр бит.

Мәчетне үз өедәй якын күргән, аның һәр уңышына шатланган, һәр җомганы сабырсызланып көтеп алган, Коръән хәтем кылган, диннең бу дөньядагы иң изге сыйфатлар белән сугаручы илаһи бер чишмә икәненә, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур, ахираттә яклаучы, иманлы, динле булу өчен бертуктаусыз тәнеңне, җаныңны пакьлектә, сафлыкта, гаделлектә тоту икәненә чын йөрәктән ышанган Левченко әбиләре (апам аларның гарәп хәрефләре белән Коръән укырга өйрәткән остазлары) апамның хәле бик авыр вакытта яныннан китмәделәр, кырык эшләрен 40 якка куеп торып, өенә дә, шифаханәгә дә бардылар. Апамны ашыгыч ярдәм машинасы шифаханәгә алып киткәндә, күршеләре Филсур белән Фәһемия, кайтканда машина булмаса дип, үз машиналары белән озата бардылар. Беркем сорамаган килеш.

Апамның сәламәтлеге өчен янып-көеп йөрүче, егылганда кул сузучы, изге җанлы, игелекле, күңелләрендә яхшылык, мәрхәмәтлелек орлыкларын чәчәк аттыручы, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтле, иман байлыгына ирешкән Левченко әбиләре менә алар:

Мәгъсүмә Каһир кызы,

Әминә Сафиулла кызы,

Мәдинә Сибгатулла кызы,

Тәскирә Шәйхетдин кызы,

Рәшидә Әһлиулла кызы,

Мәрьям Зиннәтулла кызы,

Рәшидә Сәлахетдин кызы,

Фәһемия Габделхай кызы,

Кәүсәрия Әхмәтсәгыйрь кызы,

Зөләйха Сәйяр кызы,

Сафия Гарифулла кызы,

Сания Тимерхан кызы,

Гөлсирә Кираметдин кызы,

Нургаян Габдулла кызы,

Нәсимә Шәфкытдин кызы,

Энҗе Шәфкытдин кызы,

Фирдәвес Назыйм кызы.

Раббыбыз сезне нык сәламәтлек, шатлык-куанычлардан гына торган бәхетле язмыш, тәүфыйклы балалар, оныклар белән бүләкләсен.

Аллаһы Тәгаләнең меңнәрчә рәхмәтләре тынгысыз йөрәгегезгә көч-куәт өстәсен, гомерлек юлдаш булсын.

Соклангыч кадерле, хөрмәтле, бәхетле, тансык, мөхтәрәм әниләр-әбиләр булып гомер итегез. Раббыбыз иман байлыгыннан, гыйбадәтләрдән аермасын!

Һәр таң саен сәҗдә кылып,

Олуг гозердә калам:

Фәрештәдәй бу затларга

Милионлаган әҗер-савап,

Оҗмах насыйп ит Аллам!

Сезгә сокланып, иң-иң изге теләкләр белән, Саба районы Эзмә авылыннан Фәүзия ВАХИТОВА.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе