Кичә «Ярдәм» фонды әһелләре яңа төзелеп килүче Тернәкләндерү үзәген кара

Кичә Казанның «Сөләйман» мәчете каршындагы «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды әһелләре Коләхмәтев урамында төзелеп килүче Сукырларны тернәкләндерү

БӘЙЛЕ
2011 Сен 30

Кичә Казанның «Сөләйман» мәчете каршындагы «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды әһелләре Коләхмәтев урамында төзелеп килүче Сукырларны тернәкләндерү үзәген карады.

Мәгълүм булганча, Татарстан башкаласында салынучы бу корылма Россиядәге 66,69 Kbкүзләре күрмәүчеләргә Коръән нигъмәтләреннән авыз иттерү максатын күз уңында тотып төзелә. Ул, Аллаһы боерса, 2012 елның октябрендә күзләре зәгыйфь булган инсаннарга үзенең ишекләрен ачар, дип көтелә.

Ә хәзергә хәлләр ничек төзелештә? Без килгәндә анда каравылчылар гына бар иде. Дөрес, шактый эшләр башкарылган инде бу 2300 квадрат метрны тәшкил иткән корылмада. Аны салуда катнашучыларга, хәләл көчләрен кертүчеләргә, бигрәк тә Казан мэры Илсур Метшинга Аллаһының рәхмәтләре булса иде дигән теләкләрен ирештерделәр фонд әһелләре.

Аннары бу киңәшмә «Сөләйман» мәчетендә дәвам итте. Анда мәчет әһелләре алдында килеп туган мәсьәләләрне чишүдә «Ярдәм» фондын оештыру Советы рәисе Айрат Гыймадетдинов, фонд Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, президент Илһам Исмәгыйлев, оештыру Советы әгъзалары Илнур Вәлиев, Хәйдәр Камалетдинов, Радик Хөснетдинов, Хәбибрахман Миңнуллин, Мәликә Гыйльметдинова аеруча активлык күрсәтте.

Әйе, бүгенге көндә шактый проблемалары бар әлеге гыйбадәтханә әһелләренең. Россия күләмендәге эшне башкарып та, Мәскәүдән бирелә торган грантларны алудан мәхрүм алар.Финанс ярдәменнән башка сукырлар өчен айлык курсларны уздыру шактый кыен мәсьәлә. Ник дигәндә, инвалидларның юл чыгымнарын, ашату-эчертүне дә «Сөләйман» мәчете әһелләре күтәрә. Аларның араларында Чечнядан, Дагыстаннан килүчеләр дә бар. Киңәшмәдә курсларны дәвам итүнең матди тәэмин ителеше хакында шактый эшлекле сөйләшү булды. Фондны оештыру әгъзалары мәчетнең финанс ягын көйләү өчен төрле тәкъдимнәр ясадылар. Кайберәүләр автобус алып, аны арендага бирү, шуның хисабына көн күрү, икенчеләре кибет ачып, анда киемнәр сату һәм башка фикер-киңәшләр әйттеләр.

Бу эшлекле киңәшмә ахшам намазына кадәр дәвам итте. Шәхсән миндә фондны оештыру Советы әгъзалары мәчетнең хәле белән тирән борчылып, аның мәсьәләләрен чишүдә турыдан-туры катнашалар дигән фикер барлыкка килде.

Хатыйп ГӘРӘЙ,

автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе