Казанда ИХО каршындагы Ислам Палатасы тикшеренүләре һәм мәгълүматы үзәге вәкиллеге ачылды

Казанга Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) каршындагы Ислам Палатасы тикшеренүләре һәм мәгълүматы үзәге (ICRIC) җитәкчесе Абдулла Хөсәен Факхари килде. Аның максаты

БӘЙЛЕ
2011 Сен 16

Казанга Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) каршындагы Ислам Палатасы тикшеренүләре һәм мәгълүматы үзәге (ICRIC) җитәкчесе Абдулла Хөсәен Факхари килде. Аның максаты РФдә бу оешманың вәкиллеген ачудан гыйбарәт.

Әлеге оешма 2003 елда ИХО илләренә финанс — икътисадый өлкәсендә мәгълүмат җитмәү мәсьәләсен хәл итү ниятеннән барлыкка килде. Ә бу исә ислам дөньясында иң мөһим мәсьәләләрнең берседер, чөнки икътисад, сәүдә һәм сәнәгать өлкәләрендә бергәләп хезмәттәшлек итүнең үсеше тоткарлана башлаган иде.

Бу оешма ИХОның бер өлеше булып, продукциянең ислам кануннарына, дөньяда кабул ителгән стандартларга туры килүен сертификацияләү белән шөгыльләнә. Сертификат «Хәләл» маркасының һәм аңа керүче 57 илнең ризыгы исламга туры килүен раслый. Болардан тыш, үзәкнең бер максаты — хәләл продукцияне җитештерүдә булышу, шулай ук мөселман илләре базарында хәләл әйберләрне сатырга ярдәм итү.

Бу Үзәкнең вәкиллеге Казанның Габдулла Тукай урамындагы 82 нче йортта урнашкан. Әлеге Үзәкнең җитәкчесе — ТҖ МДНнең «Хәләл» Стандарты Комитеты рәисе Динар Садыйков.

Абдулла Хөсәен Факхари форсаттан файдаланып, ИХО каршындагы бу үзәкнең эше һәм аның хезмәткәрләре белән танышты. Тиздән ИХОга керүче илләрдән чыгарылучы товарларны тикшерүче 40 экспертны әзерләү максатларыннан, семинар да булып узар дип көтелә.

Үзәкнең ачылышы көнендә Халыкара Сертификатның үрнәге күрсәтелде. Россиядә «Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерүче предприятие әһелләренә әнә шундый сертификатлар биреләчәк тә инде. Бу исә теге яки бу ризыкның тулысынча хәләл булуын аңлатачак. Әлеге махсус сертификатлар «Гознак»та бастырылганнар, аларның теркәлү саны һәм саклану билгеләре бар.

Россия Вәкиллеге Үзәгенең яңа билгеләнгән җитәкчесе Динар Садыйковның аңлатуынча, хәзер Россия һәм Татарстандагы предприятиеләрнең үзләрендә җитештерелгән хәләл ризыкларны мөселман вә Европа илләренә ИХОда расланган дөнья стандартлары буенча чыгару мөмкинлеге бар. Ә ул исә, үз чиратында, Россия икътисадын тулаем үстерүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

Россиянең Халыкара «Хәләл» сертификаты үрнәген беренчеләрдән булып, кош ите җитештерүче «Акашев кош фабрикасы» ҖЧШе һәм Мари Илендә урнашкан «Агрокормпродукт» ҖЧШе вәкилләре алачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе