Бүген "Сөләйман"да Габдулла Тукайны искә алдылар

Бүген "Сөләйман" мәчетендә вакыйгалар күп булды:  Г. Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан куелган концерт программасы,шулай ук хөрмәтле кунаклар- тарих фәннәре докторы,

БӘЙЛЕ
2011 Апр 29

Бүген "Сөләйман" мәчетендә вакыйгалар күп булды:  Г. Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан куелган концерт программасы,шулай ук хөрмәтле кунаклар- тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе әгъзасы Индус Таһиров, Казан ислам көллияте проректоры Нияз Сабировның килүе шулар җөмләсеннән булды.

Бүгенге тантана "Ярдәм" Милли ислам хәйрия фонды тарафыннан мәчет мәхәлләсе кешеләре, "Сөләйман" тернәкләндерү үзәге инвалидлары өчен куелды. Җомга намазыннан соң, килгән кунаклар фарыз залына узды.

Тамаша Индус Разак улының сүзләре белән башланып китте. Ул килгән кунакларны Тукайның узган туган көне белән тәбрикләде. "Күпләр Тукаебызны күренекле шагыйрь, язучы дип кенә белә. Ул әле шәп тәрҗемәче дә, татар халык җырларын җыючы, моңлы итеп аларны башкаручы да. Ул шул тиклем халык моңнарын яраткан, аларны сәгатьләр буе тыңлый алган. Аның бик иртә вафатыннан соң, Казан халкы күп вакыт кайгыдан хушына килә алмый йөргән. Ерак Кытайда да аны яратып искә алалар", - дип сөйләде Индус әфәнде.

Бәйрәмне мәчеттә эшләгән Роза ханым Мортазина һәм Әлфирә ханым Сабирова алып барды. Мәхәллә халкы Г. Тукайның шигырьләрен яратып башкарды. Шулай ук шагыйрьнең язмышына багышланган чыгышлар булды. Гадәттәгечә, халык "Сөләйман" мәчете мөэзине Миңлеәхәт хажи Минҗанов башкаруындагы халык җырларын яратып тыңлады.

Концерт программасы ахырына якынлашканда артистлар һәм тамашачылар бергәләшеп «Туган тел» җырын башкарды. Бу шигырен Тукай 1910 елда язган була. "Туган тел» шигыре туган телебезгә гимн буларак яңгырый. Монда татар халкының тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре чагылыш тапкан.




Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе