Ураза гаете көнне ниләр эшләргә?

Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин. Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 24. Фото:dumrt.ru

25 июньдә Ураза гаете билгеләп үтеләчәк. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Мәчетләрдә иртән бәйрәм намазы укыла.

Гает ул бәйрәм дигәне аңлата. Без ай буена ураза тоттык, изге эшләрдә катнаштык. Сөенечле хисләр белән без Аллаһ йортына җәмәгать белән җыелышабыз. Коръән, вәгазь тыңлыйбыз, бергә дога кылабыз. Аллаһы Тәгаләдән рәхмәтен, ризалыгын, ярдәмен, бәрәкәтен, гөнаһларны кичерүен, Фирдәвес җәннәтләренә кертүен сорыйбыз.

Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитра сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин. Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел бер кешегә фитра садакасының күләме арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап 600 сум дип билгеләнде.

Гает намазына без госелләнеп, матур киемнәрне киеп, хушбуй белән сөртенеп барырга тиешлебез. Өйдән чыкканда хөрмә җимешләрен кабып, юлда барганда эчтән генә тәкъбирләр әйтергә кирәк. Мәчеткә барганда билгеләнгән юл белән барабыз, кайтканда икенче юл аша кайтабыз. Бу Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәте. Җиргә баскан эзләребез Кыямәт көнендә шаһитлык китерәчәкләр.

Гает тәмам булгачтыннан, өйгә кайтып, хатыныбызга, балаларыбызга бүләкләр тапшырып, аларны бәйрәм белән котлыйбыз. Шулай ук үлгән якыннарыбызны да искә алып, аларның урыннары җәннәттә булсын өчен дога кылабыз.

Гает намазы болай укыла: җомга намазы фарыз булган кешеләргә гает намазларын уку – ваҗиб. Хатыннар һәм сабыйлар кебек җомга намазы фарыз булмаган кешеләргә гает намазлары да ваҗиб түгел.

Гает намазларын уку өчен биш нәрсә шарт:

1) Миср– бер зур шәһәрдә я зур авылда (мәчетнең) булуы;

2) Имәм – падишаһ йә мөфти тарафыннан билгеләнгән имамның булуы;

3) Җәмәгать — имамнан башка намаз укыячак акыллы өч кешенең булуы;

4) Изнугәм – җомга намазы укыла торган мәчетнең һәркем өчен ачык булуы;

5) Вакыт.

Гает намазларының вакыты – кояш чыгып, өч аршин кадәр күтәрелгәннән башлап, өйлә вакыты кергәнчегә кадәр.

Гает намазы икешәр рәкәгатьтән тора. Азан һәм камәттән башка һәрвакыт җәмәгать белән укыла. Намаз вакыты җиткәнен мөәзин, манарага менеп, берничә мәртәбә “Әс-саляһ” дип кычкырып, мәхәллә халкына белгертә.

Ураза гаете намазын түбәндәгечә ниятлиләр: “Ният кылдым ике рәкәгать гает фитыр намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга, халисан лилләһи тәгалә, Аллаһу әкбәр”.

Гает намазының түбәндәге рәвештә укыла: ният кылып, тәкбир әйтеп керешкәннән соң имам да, моктәдиләр дә (имамга оючылар) сәнә догасын укыйлар. Аннан соң һәрберсе, намазга керешкәндәге кебек, өч мәртәбә кулларын колак йомшакларына кадәр күтәреп, өч мәртәбә тәкъбир әйтәләр, тәкбирләрнең арасында кулларын багламыйча төшереп торалар.

Аннан соң имам башка намазлардагы кебек сүрәләрне кычкырып укый. Рөкүгъ һәм сәҗдә кылып, икенче рәкәгатьнең кыямына торганнан соң, имам янә кычкырып сүрәләр укый. Рөкүгъ кылыр алдыннан, беренче рәкәгатьтәге кебек янә өч мәртәбә тәкбир әйтә дә дүртенче тәкбир белән рөкүгъкә иелә. Рөкүгъ һәм сәҗдә кылганнан соң, кагъдә һәм сәлам белән башка намазлардагы кебек тәмамлый.

Гает намазына соңга калып килгән кеше имам сәлам биргәнче оеп калса, мәсбук (беренче рәкәгатенә җитешмәгән кеше) булып калган рәкәгатьләрен имамнан соң каза кыла. Әгәр имам сәлам биргәнче оерга җитешә алмаса, шул рәвешле кала, ягъни гает намазлары каза кылынмый.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе