Хәдис
"Ярдәм” мәчетендәге "Хәләл мәҗлес” фестивале Мөхәммәд Әминнең Коръән укуы һәм Рамил хәзрәт Ибраһимовның дога кылуы белән башланып китте. Мәчеткә килүчеләрне Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәре Илһам хаҗи Исмәгыйлев котлады.
Зал кунаклар, ягъни бирегә килгән абыстайлар һәм яшь кызлар белән тулы иде.Зал - гаҗәеп бизәлештә. Урындыклар, ак җәймәләр зәңгәрсу күбәләкләр белән каймаланган иде. Зал түренең сул ягында - "Хәләл” комитеты билгесе. Әлеге комитет рәисе урынбасары Ирек Җиһаншин үз эшләренең игелеклеге һәм хәләл ризык белән туклануның әһәмияте хакында җентекләп сөйләде. Алар ит комбинатларын, кош фабрикаларын да үз күзәтчелегендә тоталар. Җитәкчеләре Марат Низамов исеменнән дә сәлам тапшырды һәм хәләл ризык һәрбер өйдә булсын, диде. Хәзер балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә балаларга хәләл ризык ашату мөмкинлеге бар.
Кичәдә шулай ук аш-су остасы Ленар Зарипов хәләл туйлар үткәрү, хәләл табыннар әзерләү серләренә төшендерде. Алар кешеләр өчен тантаналы мәҗлесләр дә үткәрә икән. Ихтыяҗ булганда, оешмаларга да, йортларга барып та бик күркәм табыннар үзерләп, кешеләрнең кәефен күтәрәләр, шатландыралар икән. Ленар Зарипов үзе бар дөньяда әзерләнә торган ризык әзерләү серләрен өйрәнгән.
Сүз уңаеннан, искә төшерик әле: Казанда узган Универсиада уеннарына килүчеләр дә хәләл ризыклардан шат булганнар икән. Кыскасы, хәләл хезмәт күрсәтүче оешмалар килгән иде.
Залны бизәү, кулинария осталарын күрсәтүдә Супер тамада Гамил Нур һәм башка оешма вәкилләре зур эш башкардылар, алар яшьләргә файдалы киңәшләрен бирделәр, мастер-класслар оештырдылар.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Рухи чисталык
Мөслимә
Әтнә районыннан гошер сәдакасы