Кичә, ягъни 17 июльдә Казандагы “Ярдәм” мәчетенә Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян әфәнде килеп китте. Әлеге хөрмәтле әфәндене “Ярдәм” гыйбадәтханәсе имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм мәчетнең истәлекле урыннары белән таныштырып йөрде.
Билгеле булганча, Татарстан халкы Иран Ислам Республикасының халыкара мәйданда тоткан лаеклы урыны белән горурлана. Бу илдә соңгы вакытларда техник һәм рухи мәсьәләләрдә алга китеш күз алдында. Шуңа күрә дә “Ярдәм” мәчетендә Рәсүл әфәндегә хөрмәт һәм ихтирам билгеләре күрсәтелде.
Мәгълүм ки, Иран Ислам Республикасының Россиядә өч урында – Мәскәү, Казан һәм Әстерхан калаларында илчелекләре (Консуллыклары) бар. Казандагы Консуллык исә 2007 елда барлыкка килде.
Моннан өч ел элек бу оешманың генераль консулы итеп Рәсүл әфәнде Шаян билгеләнде.
Рәсүл әфәнде Иранның Тәбриз каласында 1957 елның 9 февралендә дөньяга килә. Ул моңа кадәр Иранның Казахстандагы илчесе урынбасары булып эшләгән. Тагын шуны әйтеп узыйк: Казан белән Тәбриз – туганлашкан шәһәрләр.
Рәсүл Шаян әфәнде Иран белән Россия мөнәсәбәтләрен көчәйтергә исәбе барлыгы турында әйтте. “Ярдәм” мәчетен килеп каравыннан канәгать калуы хакында белдерде, хезмәткәрләргә Рамазан аенда уңышлар, бәхет, шатлык теләде.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Рухи чисталык
Мөслимә
Әтнә районыннан гошер сәдакасы