Беркемсә дә кире бормады...

Иң изге белем – файдасы тия торган белем. Тугры юлның иң хәерлесе – шул юлдан баручылары булу.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2016 Апр 11

Иң изге белем – файдасы тия торган белем. Тугры юлның иң хәерлесе – шул юлдан баручылары булу.
Хәдис


Үзенең егәрлегеннән масайган хәлдә диикме, Идел елгасын тутырып бозлар акты. Сулардан арынган үзәнлекләрдә яшел чирәм борынлый башлады. Күңелдә яз рәхәтлеге хөкем сөрә.

Бу чакта без дә сабый-сабыяларыбызның хикмәтенә зур өмет-ышаныч белән карыйбыз. Берничә еллар элек башлаган эшебез хәзер үзенең җимешләрен дә күрсәтергә кереште. Без ел саен дулкынланып, бүләкләр җыябыз. Аллага шөкер, мин мөрәҗәгать иткән берәү дә үтенечемне кире какмады. Казанның “Пять звезд» дигән мөселманнар кием-салымы кибетеннән дә төрле бүләк бирделәр. Бүләк дигәч тә, әллә-ни түгел: 10-14-18 яшьлек кыз балаларга, малайларга кирәк-яраклар инде. Болары өчен дә Раббыбызга чиксез шөкер кылам.

Менә ничә еллар инде Йосыф кызы Хәдичә апа, Хаҗинур кызы Ләйлә, Зәйнетдин кызы Сәлимә һәм башка бик күпләр балаларга бүләк китерделәр. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе кибетендә эшләүче ханымнар, бу мәдрәсә остазы Сәлим, Тукай урамындагы кибеттә эшләүчеләр, беренче мөфтиебез Габдулла хәзрәт Галиулла һәм җәмәгате Рәмзия ханым да үз өлешләрен кызганмадылар.

Әйе, дусларым, милләтнең киләчәге югары әхлаклы, иманлы булсын өчен халкыбызның игеле артканнан арта бара. Мин моны быел аеруча нык тоям. Милләтебезнең яңа буыны – моны яхшы аңлаучы буыны үсеп җитте, дип әйтәсем килә.

Безгә быел эшмәкәр дигән шәхесләребез дә булышты. “Хәләл комитеты”на хат язган идек. Аллага шөкер, алар биш йөз кеше ашатырлык тәм-томнардан өстәл тезде, безне чәк-чәкләр, печеньелар белән сыйладылар. Ә пылау дигәнебез һушыңны алырлык тәмле иде. Алай дигәннән, һәр елны конкурска 2-3 сарык чалучы кардәшебез янына тагын бер фидакарь дустыбыз олы сарык чалып китерде. Пылауга бит дөгесе, суганы, кишере, мае, тозы – барысы да кирәк. Аллага шөкер! Үз игелекләре, саваплары тагын да артсын иде әлеге кардәшләребезнең.

Ә бүләкләүләргә килсәк, балаларга илледән артык исемдәге бүләкләр тапшырылды. Яшь үзенчәлекләренә карап, 1-2-3 нче урын алучыларга да бүләкләр бирелде.

Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Питрәч, Яшел Үзән (Бакырчы), Биектау, Буа, Әлки, Удмуртиядән, Мордовиядән булучыларның һәммәсе дә нык әзерләнеп килгән иде.

Һәр балага шәхси игътибарлы караш хөкем сөрде. Сорауларга имтиханны Россия Ислам институтында эшләүче вә укучы Коръән-хафизлар алды. Жюри җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров быелгы әзерлекнең башка еллардан аерылып торуы хакында әйтте. Бу бинаны саклап калуда күренекле хезмәтләр күрсәткән галимебез Илдус Садыйков хөрмәтлебез Гали Акыш бүләк иткән китаптан безне "Дога" дигән бер хикмәтле шигырь белән дә таныштырды. Анда мондый юллар бар иде:

Әй, Ходаем, күтәр пәрдәләрне!

Күз алдымда нурлар сачылсын,

Күрсәтсәнә миңа якты юлны,

Алгы көнгә бәхтем ачылсын.

Мин китәрмен, Тәңрем, шул юл белән

Бәхтем нурын эзләп тапканчы,

Тыршырмын мин, Тәңрем, эшләрмен мин,

Илгә бәхет таңы атканчы! 

Алай дигәннән, Әлкидән килгән укучыларга, остазлары Гөлсинә Галиуллинага олуг рәхмәтебезне әйтәбез. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйгенең 19 нчысы булып узды.

Әлеге чара Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә уздырылды. Киләчәктә залы зур булган мәчетне сайларбыз, иншә Аллаһ. Чараның бу мәсьәләсе уйландыра, бик уйландыра. Әлеге бәйгедә бер игелек иясе ир балаларга чигелгән түбәтәйләр бүләк итте. Бу игелек иясенә, ярдәмчеләрнең һәммәсенә дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтләре насыйп итсәң иде, Раббым, дип дога кылдык.
Әй, җәмәгать, бергәләп үстерик әле алмашны?!

PS. Мәскәүдән Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең Котлау хаты җибәрүе безне аеруча куандырды. Бәйгегә килгәннәрне язучы Рабит Батулла, галим, академик Хатип Миңнегулов, артист Фәнис Җиһанша һәм башкалар тәбрик итте. Барчасына Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе