Бүген Кзаанның “Корстон” күңел ачу комплексында “Идеологик каршы торуларга Коръән һәм дөньяви караш: традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.
Чара Татар дин галимнәре елы һәм “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылды.
Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов, шулай ук Россиянең әйдәп баручы дини һәм дөньяви белгечләре катнашуа.
Конференциянең модераторы – Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит Сәлман. Чара кысаларында бүгенге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле вазгыять, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алышу бара.
Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итү һәм мәкаләләр җыентыгы бастыру күздә тотыла,- дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык