Татарстанда район башлыклары ифтар уздыра: Кайчан? Кайда? (ФОТО)

Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Аны бер ел буе зарыгып көткән дин кардәшләребез бу айны гыйбадәт кылып: ураза тотып, төннәрен намаз укып, Коръән хәтем чыгып уздырырга тырыша. Ифтар мәҗлесләре дә даими узып тора. Чираттагы күзәтүебез - республика районнарында җирлек җитәкчеләре тарафыннан уздырылган ифтарлар турында.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 09. arskmedia.ru

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ифтар мәҗлесе уздырды

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Ленар Закиров Үзәк мәчеттә ифтар мәҗлесе уздырды. Кичәнең мактаулы кунаклары арасында ТР мөселманнары Диния нәзәрате рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, республикабыз көньяк-көнчыгышы имам-мөхтәсибләре, Бөгелмә шәһәре һәм районы имамнары, дин кардәшләребез бар иде. Авыз ачу мәҗлесендә барлыгы 200ләп кеше катнашты. Мөфти Камил хәзрәт Бөгелмә мөхтәсибәтенә чакыру өчен рәхмәт белдерде, барлык кардәшләрне изге Рамазан ае белән тәбрик итте. Бу айның, бу көннәрнең фазыйләтләре турында сөйләде, һәркемне күбрәк изге гамәлләр кылырга, Аллаһы Тәгаләдән ешрак ярлыкау, гөнаһларны кичерүне сорарга өндәде.

Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт тә Рамазанның игелекле гамәлләр, рухи чистарыну, үзеңне сынау ае булуы хакында сөйләде. Шуңа күрә дә мөселманнарның бу көннәрне аеруча файдалы итеп уздырырга омтылуы турында әйтте. Ул шулай ук Камил хәзрәткә һәм башка чакырулы кунакларга килгәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.

Ифтардан соң бар җәмәгать бергәләп Бөгелмә районына иминлек, чәчәк атуын теләп, күмәкләп дога кылды.

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин: “Рамазан ае – рухи чистарыну ае”

1 июньдә үзәк мәчеттә Әлмәт районы башлыгы исеменнән ифтар ашы уздырылды, дип яза район газетасы.

Мәҗлестә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район имамнары, мәчеткә йөрүчеләр катнашты. Җыелучыларны сәламләп, район башлыгы рамазан аеның рухи чистарыну ае булуын, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудырылуы турында әйтте. Ураза тотучыларга ихлас теләкләрен җиткерде. Чара истәлеге итеп Камил хәзрәт Сәмигуллинга дөя йоныннан шарф бүләк итте.

Ифтар ашыннан соң барысы бергә Әлмәт районының һәм республикабызның чәчәк атуы өчен дога кылдылар.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев дин әһелләренә: “Халкыбыз милли гореф-гадәтләрен саклап, яшьләрне дини рухта тәрбияләгән өчен рәхмәт”

Анда район һәм авыллардагы имам-хатыйблар, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Мәҗлестә шулай ук ТР Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба һәм Әтнә районнары имам-мөхтәсибләре Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм Наил хәзрәт Сәгъдиев катнашты. Мәҗлесне Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ачып җибәрде. Аннары Җәлил хәзрәт Фазлыев уразаның фазыйләтләре хакында вәгазь укыды. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ифтарга җыелучыларны сәламләп, дин әһелләренә халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклап, яшьләрне дини рухта тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Биектау башлыгы 500 кешелек ифтар җыйды

Район башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы исеменнән оештырылган авыз ачу мәҗлесендә район халкы һәм җитәкчеләр катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, биектаулар белән спорт комплексында очрашып, аларның сорауларына җавап бирде, вәгазь сөйләде. Шулай ук Биектау мәдрәсәсенең яңа бинасы һәм футболчы Гекдениз Карадениз өлеш керткән мәчет төзелеше белән танышты.

Аксубай районы башлыгы мөселманнарны ифтарга чакырды

Аксубайда район башлыгы Камил Камал улы Гыйльманов исеменнән ифтар узды. Авыз ачу мәҗлесендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин да бар иде. Шулай ук Аксубай һәм тирә-як районнардан имамнар, мөхтәсибләр, төрле җитәкчеләр дә чакырылды. Район башлыгы Аксубай мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровка ТР Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

Ифтарда катнашудан тыш, Камил хәзрәт, район халкы белән очрашып, аксубайларны борчыган мәсьәләләр турында сөйләште. Сорауларның күбесе Рамазан ае һәм Ураза тоту тәртипләре белән бәйле иде.

Кукмара мәдрәсәсендә район башлыгы Сергей Димитриев зур ифтар мәҗлесе оештырды

Мәҗлестә Үзәк мәчет мәхәлләсе вәкилләре, тәравих намазына йөрүчеләр, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре – барлыгы 150 ләп кеше катнашты. Ирләр өчен мәдрәсә ашханәсендә табын оештырылса, хатын-кызлар башка бүлмәдә тупланды.

Сергей Димитрий улы үзе, керәшен татарларыннан булса да, ел саен Рамазан аенда авыз ачтыра, Корбан бәйрәмендә дә корбаннар чалдырып мөселманнарны сыйлый. Җирле мөселман җәмәгатьчелеге җитәкченең әлеге гамәлләрен үзләренә карата хөрмәт, игътибар билгесе буларак кабул итә. Гомумән, район башлыгы мөселманнар тормышына, аларның ихтыяҗларына беркайчан да битараф калмый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шәһәр читендә яңа зур мәчет, хәләл кафе, ял итү урыннары булган зур комплекс өчен урын бирелүе дә моны исбатлый.

Мәҗлестә район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, аксакаллар шурасы, имамнар һәм хакимият вәкилләре катнашты.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән оештырылган ифтар мәҗлесе узды

Чара шәһәрнең үзәк мәчетендә үтте һәм 300гә якын кешене җыйды.

Чакырылган кунаклар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте имам-мөхтәсибләре, авыл имамнары да бар иде.

Күзәтү bugulma-tat.ru, arskmedia.ru, tatar-inform.tatar, dumrt.ru сайтлары материаллары буенча эшләнде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе