2012 Окт 29
Бүген Мәскәү (2а) һәм Әпсәләмов (13) урамнарында урнашкан "Рәйхан” кафеларында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге оешмасы активистлары өчен хәйрия ашлары үткәрелде. Корбан бәйрәме хөрмәтенә уздырылган бу чараны "Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды хезмәткәрләре оештырды.
Бу хәйрия мәҗлесенә 110 кеше килде. Аларга "Рәйхан”ның аш-су остасы бәйрәм хакына махсус ризыклар әзерләгән иде. Кунаклар алдында "Сөләйман” мәчетенең, кем әйтмешли, атказанган азанчысы Миңнеәхәт Минҗанов һәм башкалар чыгыш ясады.
Әлеге мәҗлес вакытында БСҖнең Казан бүлеге оешмасы җитәкчесе Николай Колесников "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, "Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, "Рәйхан” кафесы җитәкчесе Айнур Әхмәтшинга "Рәхмәт хатлары”н тапшырды.
Илдар хәзрәткә "Рәхмәт хаты”н биргәндә, Николай Колесников "Сөләйман” мәчете әһелләренең үзләрен беркайчан да игътибардан читтә калдырмаулары, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән сукырларга белем бирүдә булышуларын билгеләп узды. Ул шулай ук "Ярдәм” фонды хезмәткәрләре корбанга дип чалынган иттән БСҖе активистларына да 150 кило күләмендә өлеш чыгарулары өчен рәхмәт сүзләре әйтте.