27 июньдә Башкортстаннан «Болгарга сәяхәт» круизына кузгалачаклар. Әлеге мәдәни-агарту программасы кысаларында өч зур елга - Агыйдел, Кама һәм Идел буенча сәяхәт итү көтелә. Әлеге сәяхәт Татарстан һәм Башкортстанны тоташтыручы үзенчәлекле күпер булачак.
Уфадан Болгарга круиз быел унсигезенче тапкыр үткәрелә. Аны ел саен «Рамазан» төрек милли-агарту үзәге оештыра. Круизда катнашучылар традиция буенча «В.Зайцев» теплоходында «Уфа – Сергеевка – Түбән Кама – Болгар – Казан – Алабуга - Уфа» маршруты буенча сәяхәт итә. Круиз елга ике тапкыр оештырыла: берсе - июнь ахыры - июль башында, икенчесе - август аенда.
«Болгарга сәяхәт» башкортстанлылар арасында гына түгел, ә башка күрше төбәкләрдә яшәүчеләрдә дә зур кызыксыну уята. Анда ел саен танылган җырчылар, композиторлар, шагыйрләр катнаша. Сәяхәтне фольклор җыючы студентлар белән татар һәм башкорт музыкасына, шигъриятенә гашыйк сәнгать сөючеләр дә үз итә.
Бу сәяхәтнең төп максаты - мөселманнар өчен бик кадерле булган Шәһри Болгарда булу, аның тарихына карата яшь буында кызыксыну уяту, тарихи урыннарны чит төбәктә яшәүчеләргә күрсәтү.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык