Кыргызстанның элекке Президенты Әскәр Акаев әйтүенчә, Россия, Үзбәкстан һәм Кыргызстан мөселман әйдаманнары республиканың Ош һәм башка шәһәрләрендә милләтара низагка нокта куярга ярдәм итә ала.
«Илнең көньягында исламның йогынтысы бик көчле, - ди Ә.Акаев. – Үзбәкләр дә, кыргызлар да – диндәшләр, мөселманнар. Алар Россия мөселманнарына зур хөрмәт белән карыйлар. Рухи лидерлар, Ошның үзәк мәйданында халыкны бергә җыеп, низаг тәмамлануын теләп дога кылса, моның нәтиҗәсе, һичшиксез, булыр иде». Дәлил итеп ул 1990 елда шундый ук вазгыятьнең Ош шәһәрендә инде бер булганын, ул вакытта Чыңгыз Айтматовның актив эшчәнлеге мәсьәләне уңай якка чишәргә ярдәм итү вакыйгасын искә төшерде.
Ул арада Кыргызстанда бәрелешләрдә һәлак булучылар саны артканнан арта бара. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе РИА Новостига хәбәр итүенчә, инде 200гә якын (кайбер мәгълүматлар буенча - 191) кеше үлгән. Хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны 2 меңгә якынлаша. Әмма Кыргызстан Сәламәтлек саклау министрлыгы әйтүенчә, үлүчеләр саны күбрәк тә булырга мөмкин, чөнки кайберәүләр туганнарының җәсәдләрен моргка алып килмичә генә җирлиләр. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар саны 2 меңнән артып киткән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык