«Джамаат Таблиг уль-Ислам» мөслимәләр өчен иң уңайлы мәчет дип табылган

«Faith Matters» иҗтимагый оешмасы Бөекбританиядәге хатын-кыз оешмалары белән берлектә мөслимәләр арасында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәсендә

БӘЙЛЕ
2010 Июн 11

«Faith Matters» иҗтимагый оешмасы Бөекбританиядәге хатын-кыз оешмалары белән берлектә мөслимәләр арасында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәсендә хатын-кызлар өчен уңайлы булган 100 мәчет ачыкланган. Уңайлыкны билгеләгәндә хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәсе булу-булмау, туташлар һәм ханымнар өчен төрле чаралар, дәресләр үткәрү-үткәрелмәү, дини белемле мөслимәнең булу-булмавы исәпкә алынган.

Исемлектә беренче урынны Көнчыгыш Лондондагы  «Джамаат Таблиг уль-Ислам» мәчете алган. Шулай ук исемлеккә 800 кешегә исәпләнгән, хатын-кызлар өчен уңайлы намаз уку залы булган Брэдфордтагы мәчет, сабыйлар өчен балалар бакчасы һәм кызлар өчен үсмерләр клубы булган Ноттингхэмдагы «Кәримия» үзәге, Бирмингемдагы «Грин Лейн» мәчете, Болтондагы «Фарнворт» мәчете дә кертелгән.

«BBC» хәбәр итүенчә, сораштыруда Бөекбританиядә яшәүче 800дән артык мөслимә катнашкан. Алар 500 мәчет арасында иң ошаганын  сайлап алганнар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе