Гарәп холдингы һәм РФ Медицина-техник фәннәре академиясе хезмәттәшлек итәчәк

Кичә Мәскәүдә Согуд Гарәпстанының әйдәп баручы Batterjee & Bros.Co.Ltd  медицина-мармацевтика холдингы һәм РФ Медицина-техник фәннәре академиясе арасында

БӘЙЛЕ
2010 Июн 11

Кичә Мәскәүдә Согуд Гарәпстанының әйдәп баручы Batterjee & Bros.Co.Ltd  медицина-мармацевтика холдингы һәм РФ Медицина-техник фәннәре академиясе арасында килешүгә кул куелды. Килешүне Медицина-техник фәннәре академиясе  президенты профессор Борис Леонов һәм гарәп холдингының директорлар советы әгъзасе Шахир Баттерджи имзалады. Әлеге тантанада РФ Фәннәр академиясе галимнәре, «Җыен» иҗтимагый оешмалар ассоциациясе җитәкчелеге дә катнашты.

Килешүдә уртак альянс төзү турында килешенде. Ул медицина өлкәсендә яңа уйлап табулар һәм аларны кулланышка кертү белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук югары технологияләр өлкәсендәге уртак программаны да тормышка ашыру күздә тотыла. Әлеге программа медицина өлкәсендәге яңа технолгияләр, су чистарту, экология белән бәйле.

Batterjee & Bros.Co.Ltd җитәкчелеге холдинг онкологик чирләргә каршы эшләнә торган яңа дару уйлап табу эшенә үз акчасын кертергә дә әзер, дип белдерде.

Ә Россия үз чиратында Хаҗ сәфәре вакытында гарәпләрне тиешле медицина җиһазлары, дарулар белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде, дип хәбәр итә IslamNews.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе