Кабарда-Балкар республикасының башкаласы Нальчикта ислам университеты төзеләчәк. Бу турыда республика президенты Арсен Каноков хәбәр итте.
«Ислам университеты төзү фикере белән чыктык һәм аны РФ Президенты Администрациясе хуплады. Университетны алдагы елга төзеп бетергә дигән максат куйдык», - дип хәбәр иткән РИА-новости мәгълүмат агентлыгына А.Каноков. Булачак университет өчен җир бүлеп бирелгән, акча күчерелгән, бинаның проекты әзер икән.
Ислам университеты Кабарда-Балкар республикасы өчен бик кирәк, дип белдерә А.Каноков. Чөнки чит илдә укып кайткан дин белгечләре радикаль оешмаларга бирелеп китә, боевикларга кушыла һәм шуның нәтиҗәсе буларак республикада ислам үсеше зыян күрә. Берничә елдан дини белемне үзебездә генә дә алырга мөмкин булачак, ди республика президенты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык