«Җомга» мәхәлләсе зур өметләр белән яши

Мәчет актив тормышы рәвеше алып бара. Әйтик ярты сәгать эчендә генә дә өч гаилә бу мәчеткә әрвахлар рухын шатландырыйк, диеп үтенеч белән килеп китте. Араларында рус кешеләре дә бар. — Татар туганнары вафат булган…

БӘЙЛЕ
2024 Фев 19

 

Мәчет актив тормышы рәвеше алып бара. Әйтик ярты сәгать эчендә генә дә өч гаилә бу мәчеткә әрвахлар рухын шатландырыйк, диеп үтенеч белән килеп китте. Араларында рус кешеләре дә бар. — Татар туганнары вафат булган…

Юдино бистәсе «Җомга» мәчетендә мәҗлес узды. Ул ике өлештән торды. Коръәннәр укып, вәгаз тыңлап, зекерләр әйтеп, корбан ите ашап мәхәллә кешеләре һәм мөтәвәллият, кунаклар дога кылды. Берочтан мәхәллә киләчәге, алдагы планнар турында да сөйләштеләр.

Чарада олы кунаклар: Киров һәм Мәскәү районнары имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан Рәисе вәкиле Ленар Сәләхов, тирә-яктагы мәчетләрдә эшләүче имамнар да катнашты.

«Җомга» мәчете имамы итеп Илгизәр хәзрәт Халиков сайланган иде. Сүзне башлап ул ачты. Ул бик тәҗрибәле һәм сабыр, тыйнак кеше. Берничә мәчет ачкан шәхес. Мәхәллә халкы аның тырышлыгы белән үз мәчетен тернәкләндерер, яңа зур мәчет тә төзер дип көтелә.

“Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов мәдхәллә халкына ярдәм тәкъдим итте, уңышлы эшләр теләде. Инде эшләр башланган. Мәчеттә газ, ут, су ялганган. Мәхәллә үз эшен уңайлы форматта дәвам итә ала.

Илдар хәзрәт Баязитов Казандагы «Ярдәм» мәчетендә якынлашып килүче Изге Рамазан аена әзерлекне искәртте. Әйтик «Җомга» мәчетенә ланч-бокска салынып «Ярдәм» мәчетеннән биреләчәк. «Дин, халык, Ватаныбыз өчен бергә хезмәт итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен», — диеп теләде ул.

Мәчет хезмәте — дәгъвәт һәм мәрхәмәт юлы ул. Мөтәвәллият вәкилләре бердәмлектә, халыкка хезмәттә бердәм булачак.

 Шулай ук «Җомга» мәчетендә РФ кануннарына туры китереп рәсми документларны төзү һәм Татарстан Диния Нәзарәтендә кабул ителгән уку-укыту программасының стандартларын саклау хакында да сөйләштеләр.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов мәхәлләдәге активистларга авыр һәм мактаулы хезмәте өчен рәхмәт хатлары тапшырды.  Ә имам-хатыйб Илгизәр хәзрәт Халиков исә «Ярдәм» фондының махсус медале белән бүләкләнде.

Мәчет актив тормышы рәвеше алып бара. Әйтик ярты сәгать эчендә генә дә өч гаилә бу мәчеткә әрвахлар рухын шатландырыйк, диеп үтенеч белән килеп китте. Араларында рус кешеләре дә бар. — Татар туганнары вафат булган. Аларны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте, мәзин Рәүф абзый Мусин каршы алып, ярдәм итеп торды. Юдино бистәсе зур. Кеше күп. Рәүф Мусин Буа районы Карлы авылында туган. Аннары гомер буе ветеринария табибы булып эшләгән. Ул хәләл җефете белән картлыгын шушы бистәдә халыкка хезмәттә уздыра.

Мәҗлес вакытында ул Изге Коръән сүрәләре укылды. Мәхәллә халкы исәнлеге, арабыздан киткән әрвахлар рухы шат булсын диеп, барча яхшы кешеләргә иминлек, бәрәкәт сорап дога кылынды.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе