Аллаһ җәннәтеннән мәхрүм итмәсен

 – Хәлимә, Хәлимә – ә! Төш тизрәк икенче катка. Анда бер матур гына егет сине сорап килгән, – дип угы–чугы килергә керештеләр күзләре күрмәүче хатын–кызлар

БӘЙЛЕ
2010 Июн 01

 – Хәлимә, Хәлимә – ә! Төш тизрәк икенче катка. Анда бер матур гына егет сине сорап килгән, – дип угы–чугы килергә керештеләр күзләре күрмәүче хатын–кызлар һәм серле генә елмаештылар минем бу апаны эзләп йөрүемне бел­гәч. Мондый ыгы – зыгының серенә мин соңыннан гына төшендем.

   Дөресен генә әйткәндә, 89 нчы яше бе­лән баручы Хәлимә апа Насыйбулли­на белән «Сөләйман» мәчетендә үткә­ре­лгән өмә вакытында танышкан идем. Шун­да какча гәүдәле, кечерәк буйлы бу апаның ду килеп, ишегалдын себереп йө­рүенә таң калдык без.

Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, хәтере шәп икән әле Хәлимә апа­ның. 1921 елның 2 ноябрендә Тәлә­че районының Олы Кибәхуҗа авылында Зиннәтулла һәм Бибисәгадәтләр гаи­лә­сендә дөньяга килә ул. И­кенче тө­р­ле Яңавыл дип тә йөртләр икән бу авылны. Хәлимә апаның сөйләвенә ка­ра­ганда, Явыз Иван вакытында бу тирә – як халкын чукынды­ру өчен күп көч түгелгән, андагы кешеләрне чыбык бе­лән суктырганнар.    Кайбереүләр мондый җәзага түзә алмыйча, христиан­ла­шып киткәннәр. Аллаһы Тәгаләнең бер афәтедер инде, берзаманны күктән таш­лар ява башлый. Татарларны чу­кын­дыру максаты белән килгән мис­сио­нерларны да, аларны саклап торган гас­кәрне дә таш яңгыры бәреп ташлый. Соңыннан бу урынны Аллаһының каһә­ре төшкән җир дип саный б­ашлаганнар, аңа якын килмәскә т­ырышканнар. Шул рәвешле, чукындыруларга чик куел­ган. Казаннан кайткан бер к­еше хәт­та күктән төшкән ташка ч­ардуган да корып куйган диләр. Хәлимә апа­ның сүзләренчә, шулай да т­абигате бик матур икән бу якларның. Олы Кибәхуҗа­ның бер ягында–тау, ә аннары т­игез­лек, ике авыл уртасында елга ага. Керәшен булырга теләмәгәннәр нигез сал­ган ди­ләр Олы Кибәхуҗага.

Карышмаучан, сүз тыңлаучан булганга күрәме, авылда аны зурлар бе­лән беррәттән эшкә кушалар. Ашлык урдыргыч агрегатта–л­обогрейкада да хезмәт куярга туры килә. «Бала бит инде. Тәртәгә ябышып йокы аралаш ат куа идем», – дип исенә төшерде яшь чак­ларын Хәлимә апа. 1938 е­лда алар­ның гаиләсе Казанга күчеп килә. Әти­се Зин­нәтулла да, Хәлимә дә төзе­ле­шкә эшкә керә. Ә инде Ватан сугышы баш­лан­гач, 46 яшьтәге әтисен фронтка оза­та­лар. Хәлимәнең үзен дә окоп казырга җибә­рәләр. Чувашиядә 3 ай буе­на җир казы­гач, Казанга кайта ул. Аяк киеме дә тише­леп чыга Хәлимәнең. Тик ни гаҗәп, про­раб җылы аяк киемен Хәлимәгә бир­мичә, башка кешегә бирә. «Нигә ми­ңа бирмәдегез? Итегем тишек бит», ди­гәч, прораб күзен дә йоммыйча: «Тишек булса да, синең аягында итек. Әнә, Анисимованың аягыңда бернәрсә дә юк, аңа бирдем», – дип җавап к­айтара. Аннары ул Хәлимәгә: «Менә мин сине остаханәгә эшкә җибәрәм. Шунда өйрәнерсең дә, итегеңне ямап кияр­сең», – дип өстәп куя. «Ә мин остаха­нәгә барып, тәки өйрәндем итекче һө­нә­рен. Итекне ямап кына калмыйча, калыплап, үзем тегә башладым», – ди Хә­лимә апа. Бу вакытта барлык яңа итек­ләр фронтка озатылганлыктан, тыл кешеләренә искеләрен ямап кию их­тыяҗы туган була. Хәлимәнең үзенә дә моның файдасы тия. «Кич утырып бер итек ямасаң, бер ипелек акча керә иде», – ди ул, самими елмаеп.

    Тик кияүгә чыгу мәсьәләсендә ге­нә бәхет елмаймый аңа. Әнисе д­аими рәвештә авырый, әтисе дә с­угыштан сәламәтлеген югалтып кайта. Сорап килү­челәр булса да, әти – әнисен калдырып китә алмый ул. Бүлмәләре кечкенә булганлыктан, йортка кияүне кер­тергә дә мөмкинлек табылмый. Җит­мә­сә, документларын да ю­галта Хәлимә. Ал­лаһы­ның рәхмәте белән тиз­дән фатир мә­сьәләсе хәл ителә.

Намаз укырга өйрәнүе дә ш­актый кызыклы Хәлимә апаның. Пен­сиягә чыгар алдыннаң була бу хәл. Беркөнне әни­се­нең туган а­вылы М­аксабашка кайта ул. Шунда а­ларга Гөлбикә исемле туганнары килеп керә. «Әйдә, минем белән намаз укы», – дип мөрәҗә­гать итә ул Хәлимәгә. Хәлимә: «Белмим бит мин», – дигәч, «Бел­мим дип торма. Тәһарәтеңне ал да, миңа оер­сың», – ди. Гөлбикә намаз у­кырга керешә. Апасының «Әт­тәхият»не сел­ке­нә–селкенә укып утырга­нын күр­гәч, Хәлимә түзә алмый, пырхыл­дап кө­леп җибәрә. Ник дигәндә, әнисеннән на­маз укыганда селкенергә ярамый дип ишеткәне була. Гөлбикә н­амазын укып бетереп, дога кыла да аягы белән Хәлимәгә төртеп җибәрә. Ә ул исә аркасы белән идәнгә барып төшә. Гөл­бикә аны бик каты ачулана. «Берәү намаз укыганда көлергә ярамаганлыгын син белмәскә тиеш түгел идең. Әле мин үзем дә өйрәнеп кенә йөрим», – дип шелтәли ул Хәлимәне. Өйгә кунак­лар җыела бу көнне. Шунда Хәлимә аларга: «Гөлбикә мине намаз укырга өйрәтте бит әле», – дип әйтеп сала елмаеп. Шунда Гөлбикә утырган урынныннан сикереп тора дә, Хәлимәне кочаклап ала. «Инде миңа эндәшмәссең дә дип уйлаган идем. Үпкәләмәгәнсең икән. Кил, минем дәфтәрдән язып ал на­мазның шартларын, өйрән», – ди ул сабый балаларча куанып. Менә шулай итеп өйрәнә Хәлимә апа намаз укырга. Бертуган апасының һәм мәрхүмә сеңлесенең балаларын үстерергә дә булыша ул. «Әти сукырайды безнең. Әни – 90 яшендә, Әти 95не тутырып вафат булды. Менә хәзер үзем дә сукыраеп киләм», – дип бер мәлгә хәсрәтле уйларга бирелеп, тынып калды Хәлимә апа. Шулай да бер күзе әле күрә икән. «Бра­йльчәне белмим, Коръәнне карап укыйм, тик нокталарын гына күреп бетер­мим», – дип уфтанып куйды ул.

     Минем: «Кияүгә чыга а­лмавыгызга, ялгыз калуыгызга үкенмисезме соң?» – дигән соравыма, Хәлимә апа: «Юк, үкен­мим. Тәкъдиргә шулай я­зылган бу­лгандыр. Аллаһы Тәгалә насыйп ит­мәсә, булмый ул барыбер. Әнә, кай­бе­рәүләрне үз балалары да карамый. Ә мин ялгызым түгел. Бертуган сең­лемнең кызы Зөһрә белән яшим. Ул миңа үземнең кызым кебек.Ул булмаса, нишләр идем. Бу дөньяда инде яшәдем, ач–ялангач б­улмадым. Иң мөһиме–Раббыбыз Үзенең җәннәтен­нән мәхрүм итмәсен. Безне укытканнары өчен Илдар хәзрәткә, Мәликә абыс­тайга Аллаһының рәхмәтләре яусын», –дип җавап бирде.

Ә миндә исә гел туганнары­ның мән­фәгатен кайгыртып яшәгән Хә­ли­мә апа Насыйбуллина белән соклану һәм горурлану хисләре уянды. Чөнки мо­ны бөтен кеше дә булдыра алмый, лабаса!

 

Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе