Коръәннең ачкычы

Коръәни Кәримне ача торган беренче «Әл-Фатиха» сүрәсен халыкта «Әлхәм» дип тә йөртәләр. Аны, башкача, Коръәннең ачкычы дип тә әйтәләр. «Фатиха» сүрәсен укыдың, димәк, Коръәнне ачып кердең. Ә иңү тәртибендә ул беренче сүрә түгел. Коръәндә исә иң беренче урынны алган, һәм безнең һәр намазыбызда, фарыз намазларның ике ракәгатендә аны кушуыбыз — вәҗиб. Укысаң — саваплы, укымасаң — гөнаһ. Белә торып аны укымасак, намазыбыз намаздан китми. Шушындый күркәм, олуг бер сүрә ул.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 17

Коръәни Кәримне ача торган беренче «Әл-Фатиха» сүрәсен халыкта «Әлхәм» дип тә йөртәләр. Аны, башкача, Коръәннең ачкычы дип тә әйтәләр. «Фатиха» сүрәсен укыдың, димәк, Коръәнне ачып кердең. Ә иңү тәртибендә ул беренче сүрә түгел. Коръәндә исә иң беренче урынны алган, һәм безнең һәр намазыбызда, фарыз намазларның ике ракәгатендә аны кушуыбыз — вәҗиб. Укысаң — саваплы, укымасаң — гөнаһ. Белә торып аны укымасак, намазыбыз намаздан китми. Шушындый күркәм, олуг бер сүрә ул.



Шундый риваятьләр дә сөйлиләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: мең кешегә, кайбер риваятьләрдә, 4 мең динар садәка бирмичә көнегезне үткәрмәгез, дип тә әйткән, ди. Сэхабэлэр: шушының хәтле акчаны каян алыйк? — дигәч, Пәйгамбәребез: тәһарәтләнеп, йокларга яткач, урын өстенә менгәч, дүрт «Әлхәм» укысагыз, дүрт мең динар садәка биргәннең савабын алырсыз, — ди. Димәк, бер «Әлхәм» уку мең динар садәка биргән савапка тора. Шуңа күрә дә без «Фатиха» сүрәсен өйрәнергә тиешбез. Гадәттә без «Кульһүәллаһү» («Ихляс») сүрәсен өйрәнәбез. Анда Аллаһны бер дип тану гыйлеме (тәүхид) кергән. Шуңа күрә ул Коръәннең өчтән бере дип санала. Чөнки Коръәннең өчтән бер аяте Аллаһны бер дип тануга юнәлдерелгән, һәм өч аять укысак намазда, намаз итеп кабул ителә. Шуңа күрә өйрәнә башлаган вакытта «Кульһүәллаһү»не укыса да, намазы намаздан китә. Таһәрәт алып, кыйблага карап, намазга баса да укый. Бүтән бер сүз әйтмичә, намазның хәрәкәтләрен эшли. Яңадан баскач, тагын «Кульһүәллаһү»не укый һәм, утырып торганда, «Раббәнә»не укый. Шушылай иттереп укысак та, намаз булып китә. Димәк, беренче эш итеп «Кульһүәллаһү»не өйрәнсәк, икенче итеп «Раббәнә» («Дога аяте») өйрәнсәк, өченче «Фатиха» сүрәсен өйрәнергә. Әмма белсә, намазлар укыганда, кеше «Әлхәм»не калдырырга тиеш түгел. Белә торып калдыру ярамый. «Әлхәм» белән «Кульһүәллаһү»не укырга кирәк. Ә имамга оеп укыганда фарыз намазларда, тик кенә тора. Менә шушындый күркәм, олуг бер сүрә. Аның беренче аяте:



«Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин». Бу, безнеңчә итеп әйткәндә, бөтен мактау, олуглаулар бер Аллаһ Тәгаләгә генә, бөтен галәмнең хуҗасы Аллаһ Тәгаләгә генә булырга тиеш. Ни өчен бу шушылай? Чөнки бөтен галәмнәрне, җирләрне, күкләрне, айларны, йолдызларны, барлык җәнлекләрне, үсемлекләрне Аллаһ Тәгалә әдәм баласына хезмәт итәр өчен яратты. Коръәндә шундый аять бар (45 нче «Әл-Җәсиә» («Тезләнеп торучылар» сүрәсенең 13 нче аяте):



«Үә сәххара ләкүм мәә фииссәмәәүәәти үә мәә фил әрдый җәмиигәм минһү иннә фии зәәликә ләә әйәәтилликаумий-йәтәфәккәрууун». — Мин бөтенесен кеше өчен яраттым, Мин бөтенесен кешегә хезмәт итәр өчен яраттым, — ди Аллаһ Тәгалә.



Хак Тәгалә кеше дигән бөек затны, акыл белән зиннәтләп, дөньяга хәлифә итеп куйды. Аллаһ җирләрне, күкләрне яраткач, җан кавеме дигән кавемне дә яратты. Кайбер риваятьләрдә: унсигез, кайберләрендә егерме биш әям Җир йөзендә яшәде, диелә. Җан кавеме кеше белән хайван арасындагы бер кавем, аларга бернинди фарызлар да йөкләтелмәгән иде. Алар кыямәт көнендә дә кубарылып, Аллаһ Тәгалә каршысына җавапка бармаячаклар. Хайваннар шикелле, алар балчыкка гына әйләнәчәкләр. Менә шундый кавем дә яшәде. Аларга Аллаһ Тәгалә менә шушы җирләрне, күкләрне үзләштерү, алардан файдалану гыйлемен бирмәде, акыл бөтен зиннәтләмәде. Аллаһ Тәгалә безне менә шулардан да өстен итеп яратты, акыл белән зиннәтләде. Шушы җан кавеменең булуы күп биологларны. Дарвинны саташуга китерде. Дарвин маймылдан үсә-үсә кеше барлыкка килгән, диде. Әмма бүгенге көнгә кадәр маймыллар белән кешене бәйләп торучы зат юк һәм була да алмый, чөнки Аллаһ Тәгалә Җир йөзенә хәлифә итеп әдәм баласын җибәргән. Без моның өчен Аллаһ Тәгаләгә хәмде-сәнә кылабыз. Бүген фән нихәтле генә алга китсә дә, кечкенә генә бодай бөртеген дә ясый алмыйлар Аллаһ Тәгалә яраткан шикелле итеп. Ул җиргә салгач, үсеп чыгып, шытым бирә торган иттереп яратылган. Йодрык хәтле бер бәрәңгене дә ясый алмыйлар. Әгәр бәрәңге Җир йөзендә юкка чыга икән, нинди генә техникалар эшләсә дә, кабатлап булмый. Җиргә салгач, тишелеп чыгып, үрчи торган иттереп бодай бөртеген дә, бәрәңгене дә, иң гади генә яшелчәне дә ясый алмыйлар. Без Аллаһ яраткан суны эчәбез, Аллаһның ризыкларын ашыйбыз, һавасын сулыйбыз. Шуңа күрә һәрвакыт: «Әлхәмдүлилләәәһ», дип әйтергә, шөкранә кылырга тиешбез.



Нәрсәдер эшләргә алынсак, әлбәттә, «Иншаэ Аллаааһ», дип, яки «Аллаһ бирсә», дип, ниятләргә тиешбез. Чөнки Аллаһ Тәгалә теләмәсә, бу эш була алмый. Саташып китеп, бер ялгыш сүз әйтсәк, яисә гөнаһ эшләсәк: «Әстәгьфируллааһ», дип әйтергә тиешбез. Менә бу — Аллаһны искә алу, аны олуглау булыр.



«Әлхәмдүлилләәһи раббил-гәләмиин»нән соң «Фатиха»ның икенче аяте:



«Әр-рахмәәнир-рахииим». Монда Аллаһның ике сыйфаты сыйфатлана. Аллаһның «Әр-рахмәән» дигән сыйфаты бар. Нинди сыйфат ул? Ул шундый сыйфат ки, Аллаһ Тәгалә Җир йөзендә бөтен нәрсәгә дә рәхимле, һәркемгә дә Аллаһның рәхмәте бар. Берәү дөньяга килгән икән, аның үзенең ризыгы бар, аның үзенә бүленгән һавасы, суы бар. Намаз укыймы ул, укымыймы, урлыймы, намус белән яшиме, начарлык эшлиме, яхшылыкмы — бар кешегә дә Аллаһның рәхмәте тигез. Начарлык эшләгән кешене Аллаһ Тәгалә һава сулаудан мәхрүм итсә, буыла башласа, бу кеше начарлыктан туктар иде. Әмма Хак Тәгалә алай эшләми. Аның шушындый гүзәл бер сыйфаты бар: дөньяга килгән икән, аңа Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте бар. Карак кеше урларга барганда да Аллаһ Тәгалә аның башына сукмый. Әмма Аллаһ Тәгаләгә без үпкәли алмыйбыз, чөнки ул Коръән иңдерде, аны безгә Пәйгамбәр аркылы җибәрде, һәм урлауның хәрам икәнен, урлаган кеше тотылса, аның беләзектән кулы чабылырга тиеш, дигән хөкемен язып куйды. Башыавыртып аракы эчәргә акча эзләп йөргән кешенең дә Аллаһ Тәгалә кулыннан тотмый. Аның «Әр-рахмәән» дигән сыйфаты бар. Әмма Пәйгамбәргә Коръән иңдереп, аны безгә җиткереп, аракының хәрам икәнен, аракы эчкән кешегә җәза тиеш икәнен безгә белдерде ул. Акыл бирде безгә, сайларга кушты. Яхшы итеп яшибезме без, яман итемпе? Аллаһ, бәндәләрне сынар өчен, төрле- төрле кешеләрне яратты. Ул: кайберәүләрнең дәрәҗәсен югары күтәреп, кайберләренекен түбән төшереп сынармын Мин сезне, — диде. Кайберләрнең яхшы, кайберләрнең начар яшәве кылган гамәле белән генә түгел, шөкранә кылуыннан да килә. Кайвакыт әнә шушының белән алданабыз. Әнә ул урлый да, сүгенә дә, кешесен дә рәнҗетә, бик әйбәт яши әле, әнә аның намаз укудан туктаганы юк, үзе хәерчелектә яши, — дибез.



Шуның аркасында бик күп кешеләр дөньяда кяфер булалар. Хакыйкатьне аңлай алмыйлар. Чөнки алар хакыйкатьне Коръән аятьләре, хәдисләр белән түгел, дөнья байлыгы белән генә үлчиләр. Бай яши икән, димәк, әйбәт. Ярлы яши икән, димәк, начар. Хакыйкать анда түгел, хакыйкать мәңгелеккә барасы җирдә көтеп тора.



«Әр-рахииим» дигән сыйфатта да мәңгелегебез турында әйтелә. Аллаһ Тәгалә рәхимен шул кешеләргә бирер, кемнәр Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшиләр. Төрле алдавычларга алданмыйлар. Аллаһ Тәгалә «Әлү Гимран» сүрәсендә әйткән:



«Үә мәл-хәйәәтүддүнйәәә илләә мәтәәгүл-гурууур». — Дөнья — ул сезнең кулыгызда бер алдавыч уенчык, ди Ул. Кемнәр шушы уенчыкка алданмадылар, Аллаһ Тәгалә кыямәт көнендә шуларга рәхимле. Без: фәлән кеше бик бай яшәгән иде, шуңа кызыгып без дә урладык, ул ташый дип, без дә ташыдык, төгән кеше үзе намаз укый торды, үзенең хәерчелектән башы чыкмады, шуңа без намаз укымадык, — дип әйтә алмыйбыз инде. Безне акланырга урыныбыз юк. Әгәр Аллаһ Тәгалә Коръәнне иңдермәгән булса, пәйгамбәрләр җибәрмәгән булса, безне акыл белән зиннәтләмәгән булса, без, бәлки, соңыннан үпкәләр идек, дөньялыгымда яшәгән өчен ник ахирәттә миңа газап бирелә? — дип. Аллаһ Тәгалә дөньялыкта безгә сайларга мөмкинлек куйды.



Шушы аятьне тагын да тулыландырып, тагын да бер аять килә («Әл-Фатиха» сүрәсе, 3 нче аять):



«Мәәлики йәүмид-диин». — Аллаһ Тәгалә ике дөньяның да падишаһы, диелә. Димәк, бу дөньяда да, теге дөньяда да бер Аллаһның гына хөкеме йөри. Бу дөньяда Аллаһның нинди хөкеме йөри? Бу дөньяда бөтен нәрсәгә Аллаһ Тәгалә рәхимле. Без намаз укыйбыз икән, ураза тотабыз икән, аны сәламәтлегебез өчен дип түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, дип эшләргә кирәк. Нәрсә эшләсәк тә, Аллаһ ризалыгы өчен. Намаз укысам, әйбәт яшәсәм, миңа байлык керер әле, дәрәҗәм күтәрелер, мине мактарлар, дип түгел. Киресе дә булырга мөмкин, авырып та китүең ихтимал, синең байлыгыңа да кимлек килергә мөмкин. Чөнки Аллаһ Тәгалә сыный: бу бәндәм дингә очраклы гына килмәде микән, гайрәте чигеп, ташлап китмәсме икән, дип. Төрле сынаулар белән сыный. Шуңа күрә Аллаһ Раббыбыз әйтте: Мин яраткан бәндәләремне сынармын, ул сынауларны уңышлы үткән саен алар Миңа тагын да якынрак булырлар, — диде.



Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә пәйгамбәрлек иңеп, мөселманнар Ислам динен кабул итә башлап, беренче сәхабэлэр барлыкка килгәч тә, Аллаһ Тәгалә аларны да унбиш ел сынаган, унбиш ел азапланганнан соң гына, Бәдер янындагы беренче сугышта мөселманнарга беренче җиңү килә. Беренче шатлык. Унбиш ел сынаганнан соң. Һәм Аллаһның сыйфатларын без әйтеп чыгабыз: «Әлхәмдү лилләәһи раббил-гәәләмииин, әррахмәәнир-рахииим, мәәлики йәүмид-дииин». Аллаһның төп сыйфатларын сыйфатладык һәм әйтәбез.



«Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгииин». — Ии, Раббым, без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм көтәбез. Менә «Әлхәм»нең иң нечкә җире шушы. Намаз укыганда чит уй кермәскә тиеш, дибез. Ул кермичә калмый инде.



Шундый бер риваять тә бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сәхабәләргә әйткән: ике генә ракәгать намаз укыгыз, башыгызга бернинди чит уй кертмичә. Бернинди уй кертмичә укысагыз, чапанымны бирәм, —дигән. Намаз укып бетергәч сораган. Укый алмадык, — дигәннәр. Хәзрәте Галидән сораган: Гали, син шулхәтле тәкъва кеше бит инде, нәрсә уйладың? — дигәч. Беренче ракәгатен укып бетердем, йә, Расүлүллаһ, икенче ракәгатенә тотынгач: кайсы чапанын бирә икән, дигән уй килде, дигән. Әмма:



«Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгииин», — дип «Әлхәм»не укыганда бер кешене күз алдына китерсәк, бер нәрсә уйласак, Аллаһка ширек кату була. «Без Синнән генә ярдәм көтәбез, Сиңа гына гыйбадәт кылабыз», — дип, берәүне исемә төшереп уйлыйм икән, димәк: мин Аллаһтан түгел, шул кешедән ярдәм көткән кебек, аны Аллаһ дәрәҗәсенә күтәргән кебек булам. Имам кеше намазда күңелен бик сак тотарга тиеш. Монда ширеккә китү бик тиз. Намаз башында «Сүбөхәнәкә» укыганда, «кә» керсә, бер турыдан-туры Аллаһка мөрәҗәгать итәбез. «Аллаһүмә» дигәндә, Ул — Аллаһ Тәгалә, ул — олуг зат, дибез без. Без кайвакыт җитәкчеләр янына барабыз, нәрсәдер сорыйбыз, алар безгә нәрсәләрдер бирәләр, без сөенеп: «Әлхәмдүлилләәәһ», дип әйтергә онытабыз, һәркем Аллаһ Тәгалә биргәнне генә бирә ала. Таудан менгәндә бер кешегә: машинаны этеш әле, булыш әле, — дип әйтәбез икән, ул үзе таудан көчкә менеп килсә, аның Аллаһ Тәгалә биргән сәламәтлеге юк икән, ул безгә, әлбәттә, булыша алмый. Аллаһ Тәгалә биргәнне генә бирә алалар. Ул әйтте: Миңа гыйбадәт кылыгыз, Миннән сорагыз, — диде, — Мин кемнәрнеңдер күңелләренә салырмын да, шулар аркылы сезгә сәгадәт, бәхет, муллык, ирешер, сез сөенерсез, — диде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: күршеңә тоз сорарга кергәндә дә Аллаһтан сорап кер, — диде. — Чөнки күршеңдә шушы нигъмәт булмаса, ул аны сиңа бирә алмый, — диде.



Һәм менә әдәм баласы «Фатиха» сүрәсен укыганда шушы җиргә җиткәч: «Әлхәмдү лилләәһи раббил-гәәләмииин, әррахмәәнир-рахииим, мәәлики йәүмиддиин, иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгиин», — дигәч, Аллаһ Тәгалә кешегә эндәшер, ди, һәркайсыбызга: йә, бәндәм, Мин синнән канәгать, син Мине таныйсың икән, син Минем бөтен сыйфатларымны сыйатладың, һәм Миннән генә ярдәм өмет итәсең, Мин синнән канәгать, син мине таныдың, Миңа буйсындың, нәрсә сорыйсың, нинди хаҗәтең бар, — дип мөрәҗәгать итә икән. Шуңа күрә «Фатиха» сүрәсен без күп укыйбыз. Нәрсә дип? «Йа, Раббым, мине изге кешеләр белән юлдаш ит, изге кешеләр йөргән юлларда йөрт». Дөньяда төрле кеше бар. Аллаһ тәгалә әйтә: Минем рәхмәтем булыр бәндәләргә, — ди, — Мин аларга изге, яхшы иптәш бирермен, яхшы киңәшче бирермен кылган гамәлләренә күрә, начар гамәл кылучыларга юлдан язган иптәш бирермен, ул кешеләр аларга начар киңәш бирерләр, шул киңәш белән бу кешеләр карак булырлар.



Дөньяда без көн саен нәрсәләрдер эшлибез, кемнәргәдер мөрәҗәгать итәбез, кемнәргәдер ияреп китәбез, Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз: йа, Раббым, изге кешеләр белән тоташтыр, шулардан үрнәк алып, шуларга ияреп китсәк иде, — дибез. Чөнки кыямәт көнендә, Аллаһ Тәгалә хозурына баргач, яхшы эшләр эшләүчеләр бар идеме? — дип сорар Аллаһ Тәгалә. Без, дин бетте инде, ул кире кайтмый инде, — дип йөргән заманнарда да ураза тотучы белән намаз укучы бетмәде. Аллаһ Тәгалә кыямәт көнендә әйтер: яхшылар бар, үтәүчеләр дә бар иде бит, нишләп син шулардан үрнәк алмадың? — дияр. Беркем дә укымады, — дигәндә, — юк, бар иде укучылар, нишләп син шулардан үрнәк алмадың? — дияр. Беркем дә ураза тотмады бит, — дигәндә, — бар иде бит тотучы, ник син ураза тотмадың? — дияр. Беркем дэ зәкят чыгармады бит, — дигәч, — бар иде бит зәкят бирүче, ник син аңардан үрнәк алмадың, — дип сорар.



Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә безнең күңелләребезне мәгърифәт уты белән яктырта. Без күркәм гадәтле, күркәм холыклы кешеләргә иярергә тиеш, һәм аннан соң нәрсә дип әйтәбез:



«Иһдинәәс-сыйрааталь-мүстәкыыийм». — Безне изге кешеләр белән күндер, дип, аннары:



«Сыйрааталь-лләзиинә әнгәмтә гәләйһим». — Йа, Раббым, безне Үзеңнең киң ризыклы, мул ризыклы юлларыңа күндер. Димәк, ризык белән, ачлык-ялангачлык күрмичә, мул тормышта, дигәндә, тормыш иптәшләре дә күз алдына тотыла. Үзеңә тиң булган, үзең белән тормыш итәрлек кеше белән кавышу бик кирәк. Үзебезә үрнәк итеп алган кешеләргә карап, без йә җәннәтле, йә җәһәннәмле булабыз. Әйтәбез:



«Гайриль-мәгдууби гәләйһим үә ләәд-дааааль-лииин». — Йа, Раббым, берүк безне начар, бозык кешеләр белән тоташырга күрмә. Белмибез кайвакыт, белмәстән ияреп китәбез. Татар халкында шундый мәкаль бар: иптәшең үзеңнән яхшы булсын, дигән. Ул шушы аятькә нигезләнеп чыккан инде. Без балаларыбызга да шушы фатиханы укыйбыз, чөнки аларның да бозык кешеләргә ияреп китүләре бик ихтимал. Юлдан язарга мөмкин, әйбәт кенә бала дип торабыз, начар юлдашка ияреп китә, юлдан яза. Балаларыбыз туры юлга керсеннәр, дисәк, без һәрвакытта «Фатиха» сүрәсен укырга тиеш.



Инде Аллаһ Раббыбыз күңелләребезне ачып, Коръәнне аңлап, Аллаһның туры юлларына керергә, балаларыбызны да шуңа күндерергә насыйп кылса иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе