Намаз ул – шатлык

 Бервакыт пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килде һәм: «Иң хәерле эш кайсысы?» - дип сорады. Пәйгамбәр (с.г.в.): «Намаз», - дип әйтте. Теге кеше янә: «Аннан нәрсә?» - дип

БӘЙЛЕ
2010 Июн 05

 Бервакыт пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килде һәм: «Иң хәерле эш кайсысы?» - дип сорады. Пәйгамбәр (с.г.в.): «Намаз», - дип әйтте. Теге кеше янә: «Аннан нәрсә?» - дип сорады. Пәйгамбәр: «Намаз», - дип җавап бирде. Теге кеше: «Аннан нәрсә?» - дип тагын сорады. Пәйгамбәребез өч тапкыр кабатлап: «Намаз, намаз, намаз», - дип әйтте. «Аннан нәрсә?» - дип сорагач: «Аллаһ юлындагы көрәшү», - дип җавап бирде . (Имам Әхмәттән)

 Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Кем дә кем вакытында һәм даими рәвештә биш вакыт намазларын сәҗдәләре вә рөкугъләре белән үтәп, намазның Аллаһтан булган мәҗбүри эш икәнлеген аңлап барса, «аңа җәннәт мәҗбүри, җәһәннәм тыелган». (Имам Әхмәттән) Аллаһы Тәгалә кешеләргә вакыты билгеләнгән намаз кушты, һәм кешеләр йөрәкләрен чистартып, гөнаһларын юсыннар өчен, намазны тәүлегенә биш тапкыр укырга әмер итте. Бервакыт пәйгамбәр (с.г.в.) кешеләрдән сорады: «Ничек уйлыйсыз, әгәр берегезнең ишек төбегездән елга үтсә тормыш яме һәм шул елгада көнгә биш мәртәбә коенсагыз, тәнегездә аз гына булса да пычрак калыр идеме?» Аңа: «Юк, калмас иде» - дип әйттеләр. Шунда ул: «Бу биш вакыт намаз сыман, һәм аның белән Аллаһ кешеләрнең гөнаһларын юа», - дип әйтте. (Бухаридан) Ягъни, көнгә биш тапкыр су коенып тәндә бер бөртек тә пычрак калмаган кебек, иртәнге, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазлары да безнең йөрәгебезне вә эшләребезне чистарта. Әлбәттә, кеше тыштан гына түгел, бәлки эчтән дә пакъ булырга тиеш. Шул рухыбызны чистарта торган намазларыбыз бәрәкәтендә, Аллаһ Тәгалә безне сөяр һәм ахирәттә җәннәтле итәр.

 Намаз - ул бәхет күпере. Әгәр бәндәнең намазы дөрес булып кабул ителсә, ул аны тугрылыкка, әдәплелеккә этәрә вә бар явызлыклардан ерагайта. Аллаһ Тәгалә намаз укучыны ихласлык нуры вә курку белән яктырта, ә бу инде кешенең башка эшләрен дә дөресли, ул эшләр кабул булалар һәм Аллаһ ул кешедән разый була. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Дөреслектә, намаз фәхеш вә гөнаһлы эшләрдән тыя, намаз - Аллаһ Тәгаләне зикер итүнең иң зурысыдыр». (Ганкәбут сүрәсе: 45 аят) Шунысын онытмыйк, кардәшләрем! Әгәр укылган намазыбыз, безне дөреслеккә этәрмөсә, гөнаһлы эшләрдән ерагайтмаса, Аллаһ ул намазыбызны кабул итми. Чөнки намаз, Бөек Аллаһны исебезгә төшереп, Аның каршында куркуны булдырырга тиеш. Намаз укып, Аллаһның ачуыннан курыккан кеше ничек урлашсын, ничек аракы эчсен, ничек кеше үтерсен? Намаз, безгә йөкләтелгән дини бурычлардан иң мөһиме булып тора. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте:»Намаз- ул нур». (Мөслимдән) Ягъни намаз - ул йөрәкләрне яктыртучы нур, әгәр инде йөрәкләр нурланса, аның белән кешенең йөзе дә нурлана, һәм ул бәхетле була. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Аллаһка намаз аша, сабыр итеп мөрәҗәгать итегез». (Бакара сүрәсе: 45 аят) Әлбәттә, ошбу имтихан дөньясында яшәве авыр.

Вакыт-вакыт кешеләрнең җаннары һәм йөрәкләре арып та китә. Шул вакытларда кешеләр җан азыгы эзләп, йөрәкләрен тынычландырырга тырышалар. Үзләренә нинди дә булса рухи таяныч эзли башлыйлар. Аллаһтан курыкмаганнар, җан дарулары итеп, аракыны кулланалар. Кеше шул «даруны» кулланып, исереп, нәрсә эшләгәнен, нәрсә сөйләгәнен белми башлый. Газиз анасына да кулы күтәрелә, хатынын да кыйнап ата, балаларын да бәреп үтерергә булдыра, өен дә яндырып юк итә ала. Мондый гыйбрәтле мисалларны тормыш еш күрсәтеп тора. Айныгач инде йөрәген тынычландырып карасын. Нинди хәсрәт, нинди үкенеч ул кешегә! Әле ахирәттәге үкенечләрен уйласак, күз алдыбызга китереп бетерә алмыйбыз. Дөреслектә намаз кешегә бик нык тәэсир итә. Аның тәэсире белән бер нәрсә дә чагыша алмый. Чөнки намаз кешене, хуҗасы Аллаһ белән бәйли. Менә нәрсәгә намазга «нур» дип әйтелә. Намаз белән кешенең йөрәге, караңгы суык кабере нурлана, һәм кыямәттә дә ул кеше нур белән яктыртыла. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әгәр инде алар тәүбә кылып намазларын укысалар һәм закэтләрен бирсәләр, алар - сезнең дин кардәшләрегез». (Тәүбә сүрәсе: 11 аят)

Илдар Баязитов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе