Мамадыш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Мамадыш районының Сотово бистәсендә истәлекле вакыйга булды – авыл тарихында беренче тапкыр мәчет ачылды. Элек монда дин белән бәйле объектлар булмаган.

БӘЙЛЕ
2026 Сен 21

 

Мамадыш районының Сотово бистәсендә истәлекле вакыйга булды – авыл тарихында беренче тапкыр мәчет ачылды. Элек монда дин белән бәйле объектлар булмаган.

 

Тантаналы ачылышта Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам Миңнегалиев, Урманчы авыл җирлеге башлыгы Айрат Яхин, якын-тирә авылларның имамнары, бистә халкы катнашты.

Равил хәзрәт Зөфәров, кунакларны һәм мөселманнарны Мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләп, Мәүлид ае белән котлады һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. үгет-нәсыйхәтләрен искә төшерде.

Мамадыш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Район башлыгы Вадим Никитин, бистә халкын котлап, мәчет төзүдә башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде. «Бу – кече Ватанга мәхәббәтнең тормыштагы чагылышы. Ул йорт игелек, тынычлык һәм бердәмлек урыны булсын», – диде район башлыгы.

Мәчет төзү фикере белән Сотовода туып-үскән Резеда Җамалиева чыккан. Аллаһ йортын сафка бастыру теләге аңарда 13 ел элек туган – ул әнисе Мәрьям Николаевнаның хыялын тормышка ашырырга теләгән. Ире Ирек Илдус улы белән бергә алар бу хыялны тормышка ашырган.

Төзелеш эшләрендә гаилә дуслары булышкан. Шулай ук узып баручы башка кешеләр дә үз ярдәмен тәкъдим иткән.

Мәчет төзелеше 2013нче елда башланган. Яңа мәчет 50гә якын кешене сыйдыра. Биредә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар.

Сотово бистәсендәге әлеге мәчет Мамадыш районында 61нче булып ачылды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mamadys-motasibatenda-yana-macet-acyldy-5928372


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе