Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 24нче көнендә (6нчы сентябрьдә), “Алтын мөнбәр” XXII Казан халыкара кинофестивале кысаларында “Хозур ТВ” тарафыннан төшерелгән “Шёпот сомнений – голос веры” документаль фильмы күрсәтелде. Картина “Милли конкурс” номинациясендә тәкъдим ителде.
“Шёпот сомнений – голос веры” фильмы – хатын-кызның иманы һәм шөбһәләре арасында сайлануы турында. Сюжет яулык бәйләү карарын кабул итүче хатын-кызлар турында: алар өчен ул баш киеме генә түгел, шәхес, иман һәм тормыш юлы белән бәйле мәсьәлә дә. Кинотасма 10 шәхеснең тарихын иман, тирә-юньдәгеләрнең мөнәсәбәте һәм шәхси ирек мәсьәләләре аша ачып бирә.
Фильм күрсәтелгәннән соң тамашачылар фильмны төшерүдә катнашкан режиссер, героинялар белән таныша алды.
Картинаның режиссеры Елена Грачева, әлеге фильмны төшерү идеясе турында сөйләп, тәнкыйтьләү, гаепләү, хөкемдар булу яки кемне дә булса өйрәтү нияте булмавын ассызыклады.
Төп максат – үз-үзеңә һәм шикләнүчеләргә, кыенлыклар алдында калучыларга яисә динне өйрәнә башлаучыларга ярдәм итү: “Яулык ябу ул – беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә белән мөнәсәбәтләр, ул гыйбадәт, һәм башка уңышлар кебек үк, ул да шактый авыр булырга мөмкин һәм һәрвакытта да уңай хисләр белән түгел. Ихласлык – ул хис-кичерешләр артыннан бару түгел. Ихласлык ул – бик авыр булганда да үз ниятеңдә нык калу. Һәм без нәкъ менә шуны җиткерергә теләдек.

Шулай ук иң мөһим момент: без бу яулыкны Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап өмет итеп, үзебез теләп киярбезме, әллә Раббыбыз каршына килеп баскач, аны безгә кидерерләрме? Һәрхәлдә, һәр хатын-кыз бу яулыкны киячәк. Кеше вафат булгач, аны кәфенлиләр һәм хатын-кыз өчен кәфеннең мәҗбүри элементларының берсе – яулык. Шуңа күрә бу гамәлне – яулык киюне кичекмәстән үти башларга һәм ашыгырга кирәк. Шул ук вакытта бер-береңә изге эшләрдә ярдәм итү тиешле”.
“Хозур ТВ” телеканалы баш мөхәррире Фәридә Миңнебаева фильмдагы вакыйгаларның күп кенә мөслимәләргә таныш булуын билгеләп үтте: аларның һәркайсы яулык бәйләгәндә билгеле бер кыенлыкларга юлыккан. Шуңа күрә әлеге эшнең барлыкка килүе бик актуаль: “Бүгенге көндә Россия Федерациясенең 18 төбәгендә тапшырулар җиткерүче беренче мөселман телеканалы “Хозур ТВ” мөселманнарның ихтыяҗларына җавап бирергә тырыша – дин, гаилә кыйммәтләре, балалар тәрбияләү яки гореф-гадәтләр белән заманча тормыш арасында баланс эзләү. Канал контенты мәгълүмати генә түгел, ярдәмчел дә булырга тиеш, ягъни “Хозур ТВ” контент чыганагы гына түгел, ә чын диалог мәйданчыгы булып тора – анда һәркемнең сүзе мөһим, ә теләсә нинди сорау ниндидер файдалы һәм кирәкле әйбер булдыру өчен сәбәп буларак кабул ителә”.
Фильмны, кинофестивальдә күрсәтелгәннән соң, каналның үз ресурсларында һәм интернет-платформаларында карарга мөмкин булачак.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк