ТАУЛАР ТУГАН МЕНӘРГӘ

Сабыр төбе - сары алтын (татар халык мәкале)

БӘЙЛЕ
2016 Июн 13
Бәхетле көннәр булсынга,
Кирәк: түзәргә.
Язмыштагы сынауларны
Тырышу җиңәргә.
Шатлыклы булыр күз яше
Сабыр иткәндә.
Дуслар күп була, йөзләрең
Елмаю чәчсә.
Йөгәнләргә өйрән хисең,
Һәрчак белгертмә.
Әйтер сүзең әче тойсаң
Калдыр, эндәшмә.
Белгерткән фикер төрлечә
Тәэсир итә.
Җылы сүзләр - җанга дәва,
Тот син исеңдә.
Авырлыклар биреләләр
Безгә чишәргә.
Таулар туган, сукмак салып,
Үргә менәргә.
Һәркайсыбыз лаектыр ла
Олы бәхеткә.
Сөенечле гомер телим,
Һәрберегезгә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12
Май 09
Май 09

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга











Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе