Мөслимәләр өчен – Spa...

Бүгенге көндә мөслимәләрне шаккатыру кыен түгел: алар өчен махсуслашкан матурлык салоннары (анда барысы да – косметологтан алып массажистка кадәр бар), һәрбер почмакта диярлек

БӘЙЛЕ
2010 Ноя 09

Бүгенге көндә мөслимәләрне шаккатыру кыен түгел: алар өчен махсуслашкан матурлык салоннары (анда барысы да – косметологтан алып массажистка кадәр бар), һәрбер почмакта диярлек мөслимәләр өчен махсус зал булган чәчтарашханәләр ачылды. Һәм, әйтергә кирәк, иреңә матур булу өчен барлык шартлар да... кайбер мөслимәләр раславына караганда – бу хәрам (ислам динендә тыелган гамәл).

Ни өчен кешеләр дөрес булмаган әйберләрне сөйлиләр? Наданлыктан. Ә бит Аллаһның Илчесе (с. г. в.) болай диде: “Ислам динен катлауландырмагыз”. Әйе, хатын-кызларга ир-атларныкына охшатып чәч алдырырга ярамый. Аллаһның Илчесе (с. г. в.) хатын-кызларга охшарга теләгән ир-атларны һәм ир-атларга охшарга теләгән хатын-кызларны каргады. Ә бит бу чәчне тигезләргә, матурлык салоннарына йөрергә, үз-үзеңне карарга ярамый дигәнне аңлатмый. Барыбызга да билгеле булганча, ир-атлар күзләре белән яраталар. Һәм мөслимәләр турында аз мәгълүматлы булучылар, алар яулык ябып, үз-үзләрен чиклиләр, дип уйлыйлар. Ә чынлыкта бит ул алай түгел!

Аллаһ күркәм һәм күркәмлекне ярата. Бу киемгә, тышкы кыяфәткә, гомумән алганда, әйләнә-тирә мохиткә карый. Мин урамга чыгып бар матурлыгыңны күрсәтергә кирәк, дип әйтмим. Юк! Әмма мин тәнгә сеңгән җанның матур булырга хакы бар икәнлеген әйтергә телим. Бу үз-үзеңә ышанычлылык бирә. Үзеңнең иреңә ошавың турында ышанычлылык тудыра. Һәм һәр тапкыр, урамда гүзәл фигуралы чираттагы чибәркәйне күргән саен, син үзеңне аннан берни белән дә ким булмаганлыгыңны аңлаячаксың, ә киресенчә, агтыграк та – Аллаһ өчен, ирең өчен...

Күп кенә мөслимәләр, кияүгә чыгу белән үк, иркенәеп китәләр һәм үз-үзләрен караудан туктыйлар. Соңгы тапкыр кайчан “причёска” ясаганлыкларын һәм артык килограммнарның тиз арада ничек барлыкка килгәнлеген дә оныталар. Ә сезнең уйлап караганыгыз бармы икән, ир-атларның башына нилектән икенче хатын алу уе килә башлый? Чөнки үзләренең табигате белән ир-атлар полигамен. Аңа гел нинди дә булса яңа әйбер кирәк. Һәм шуның өчен дә үзеңнең кулыңны һәрвакыт пульста тотарга туры киләчәк. Әмма ләкин моның үзенең “плюс”лары да бар. Үзеңнең фигураңны, шулай итеп, туклануыңны карап торырга, фитнес-клубларга, бассейннарга йөрергә кирәк булачак, ә бу исә сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Матурлык салоннарына, чәчтарашханәләргә, spa-салонннарга йөрү хатын-кызларга үзләрен чып-чын хатын-кыз итеп хис итсеннәр өчен дә кирәк.

Минем курсташларымның берсе миңа үзенең мөслимә була алмавын белдерде. “Ни өчен?” дигән соравыма ул: “Чөнки үз-үзеңне карауга чикләүләр кертергә туры киләчәк”, – диде. Менә хәзер бер нәтиҗәгә килеп шуны әйтергә мөмкин: моның ише фикерләр наданлыктан килә. Мин аңа һәрбер мөслимәгә үз-үзен карау вазифасы йөкләтелгәнлеген әйткәннән соң, анда нинди гаҗәпләнү туганын күрсәгез! Дөрес, билгеле бер шартларны саклаганда, чәчтарашханәләргә, матурлык салоннарына, бассейнга, тренажер залына йөрергә, массаж ясатырга ярый. Шунысы мөһим: барлык хезмәтләрне дә хатын-кызлар күрсәтергә һәм анда йөрүчеләр дә бары тик хатын-кызлар гына булырга тиеш. Минем уйлавымча, бүгенге көндә бу зур проблема булып тормый, чөнки хатын-кыз заллары бар.

“Быел безнең салонга йөрүче мөслимәләр саны, узган ел белән чагыштырганда, күпкә артты. Алар хәзер чәч тигезләтеп кенә калмыйлар, кайбер косметологик процедуралар, шулай ук целлюлитка каршы массаж да эшләтәләр. Кызлар берничә тапкыр махсус очрак өчен кичке «причёска» һәм макияж ясатырга килделәр, табигый ки, машинада иделәр, баш өстенә шарф салдылар да, китеп бардылар”, – дип уртаклашты матурлык салоны мөдире Рәмзия.

“Күп кенә мөслимәләр йога белән шөгыльләнергә тели, шуңа күрә без алар өчен спорт комплексларының берсендә билгеләнгән вакытта атнасына 2-3 тапкыр йога элементллары белән пилатес буенча дәресләр оештырабыз. Бу дәресләр «растяжка»га, гел формада булырга, шулай ук җиңел бала табарга мөмкинлек бирә”, – дип сөйли тренер Дарья.

Сезнең берничә балагыз булуга да карамастан, үзеңнең сәламәтлегеңне карап тору бик тору бик мөһим, хәтта, атнасына бер генә тапкыр булса да, үзеңә ничек тә булса вакыт табарга була инде ул. “Икенче баламны тапканнан соң, минем умыртка баганасы авырта башлады, – дип сөйләп китте Миләүшә, – һәм спорт комплексларының берсе бары тик мөслимәләр өчен генә көйләнгән булуын ишетүгә үк, ике дә уйлап тормыйча киттем. Мин эшлим, шуңа күрә атнасына бер тапкырдан да күбрәк йөри алмыйм, әмма шушы ике сәгать шөгыльләнү дә үз нәтиҗәсен бирми калмый. Без бер сәгать – тренажёрда, тагын бер сәгать – сауна белән бассейнда булабыз. Хәл кертә, көч бирә, шушыны гына булса да, кешеләргә тәкъдим итәсем килә”.

Анна Фатыйма Вердик


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе