Кайда белем алырга?

Замана мөслимәләре кайда гына җитешми?! Укыйлар да, эшлиләр дә, гаиләләрен кайгыртырга да җитешәләр, бала да тәрбиялиләр... Тормыш дулкынында тирбәлгәндә и

БӘЙЛЕ
2010 Авг 03

Замана мөслимәләре кайда гына җитешми?! Укыйлар да, эшлиләр дә, гаиләләрен кайгыртырга да җитешәләр, бала да тәрбиялиләр... Тормыш дулкынында тирбәлгәндә и

Иң надан кеше генә үзен акыллы саный, дигәннәр бабаларыбыз. Чыннан да, нәрсәнедер белмәвеңне ачыклыйсың килсә, аның турында күбрәк укырга кирәк. Укый, өйрәнә башлагач кына үзеңнең ни дәрәҗәдә белемсез булуыңны чамалыйсың.

Дини белем белән дә шулай ук. Ныклап торып исламны үзләштерергә тотынганчы үзеңә кирәк дәрәҗәдә барысын да беләсең кебек тоела. «Намаз укый беләм, фарыз гамәлләрне үтим, үземә кирәк дәрәҗәдә дини белемем дә бар», - дияр кайберәүләр. Әмма монда бер нәрсәне онытмаска кирәк: син зур мөселман өммәтенең бер вәкиле. Сиңа карап, бөтен ислам дөньясы турында фикер формалаша. Бу бигрәк тә безнең мөслимә туташларга кагыла. Хиҗаб кигән хатын-кыз – ислам өммәтенең йөзе ул. Шуңа да мөслимә һәр яктан камил булырга тиеш.

Кайвакыт урамда, кунакта яки танышлар-дуслар белән аралашканда исламга кагылган төрле сорауларга җавап бирергә туры килә. Монда дини белемең булу бик мөһим. Чөнки синең җавабыңнан соң кешенең исламга карата фикере үзгәрергә мөмкин. Аның кайсы якка үзгәрүе бары тик синнән генә тора.

Дини белемнең мөһимлеген аңлаган мөслимәләр бүген мөселман уку йортларына укырга кереп йөри. Алар арасында яңа гына мәктәп тәмамлаган туташлар да, югары уку йортында белем алучылары да, инде күптән укып бетергәннәре дә бар. «Мөхәммәдия»гә укырга керергә хыялланып йөрүче Алия Зиннурова быел 11 классны тәмамлаган. Документларны дөньяви уку йортлары белән беррәттән «Мөхәммәдия»гә дә тапшырган. Имтихан сынаулары инде артта калды, дип шатлана Алия. Хәзер ул укырга керүчеләр исемлеген көтеп йөри.

Айгөл Зәкиева быел россия ислам университеты студенты булды. Хәзер ул теология факультетында белем алачак. Айгөл күптән түгел генә Казан дәүләт университетын тәмамлаган. «Дини белем алу хыялы күптән бар иде. Ислам буенча белемнең җитәрлек булмавын сизә идем. Аллага шөкер, быел тәвәккәлләп РИУга укырга кердем», - дип шатлыгын уртаклаша Айгөл.

Казандагы дини уку йортларын йөреп чыккач шуны аңладым, дини белем алырга теләүче мөслимәләр бик күп икән. Аларның күбесе «Мөхәммәдия»не сайлый. Россия ислам университеты студенты булырга теләүче туташ-ханымнар да шактый. Аларның күбесе – беренче югары белемен алган, инде нәрсәгәдер ирешкән эшлекле ханымнар.Шулай ук башка мәдрәсәләрне сайлаучылар да бар.

Әгәр дә синең дә дини белем аласың килә икән, әле соң түгел. Казандагы дини уку йортларының адреслары:

Россия ислам университеты (Казан, Газовая ур., 19), сайт www.e-riu.ru

тел. 277-55-36

Ректоры –Мөхәммәтшин Рәфыйк

Мөслимәләрне университетның теология факультетына кабул итәләр. Биредә теологлар, халыкара икътисад белгечләре, тел белгечләре әзерләнә. Уку көндезге һәм читтән торып алып барыла.

«Мөхәммәдия» (Казан, Г.Тукай ур., 34)

тел. 293-17-06, 293-17-96, сайт: www.muhammadiya.ru

Ректоры – Наил хәзрәт Яруллин

Биредә уку ике баскычта алып барыла: сәнәвия (урта белем) һәм галия (югары белем). Уку йортында гарәп теле һәм ислам шәригате буенча белгечләр әзерләнә. Уку көндезге, кичке һәм читтән торып алып барыла.

...Дини белем кирәкме-юкмы моны һәркем үзе өчен хәл итә. Югары уку йортына кергәнче башлангыч дини белем алырга да мөмкин. Хәзер һәр мәчет карамагында мөслимәләр өчен махсус курслар оештырыла. Алар гадәттә яңа уку елы башыннан эшли башлый.

Белем – тормышның нигезе. Аны арттырып торырга кирәк.

Мөслимәләргә уңышлар теләп,

Алсу МӘҖИТОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе