Кытай җитәкчелеге илнең төньягындагы Синҗан уйгур автоном төбәгендә хакимият вәкилләренә һәм студентларга ураза тотуны, мөселман дини чараларында катнашуны тыйды. Күп кенә хөкүмәт оешмаларының интернет сәхифәләренә чыгарылган күрсәтмәләр коммунистлар партиясенең урыннардагы җитәкчеләренә Рамазан аенда мөселман дини чараларында катнашуны, шул исәптән ураза тотуны һәм мәчетләргә йөрүне тыярга куша.
Сөргендәге уйгур хокук яклау оешмалары хакимиятне тугыз миллионлап мөселман яшәгән төбәктә дини һәм сәяси эзәрлекләүләр алып баруда гаепли.
Синҗан автоном төбәгендә төрле дәрәҗәдәге милләтара бәрелешләр еш булып торса да Кытай җитәкчелеге анда эзәрлекләүләр булуын кире кага һәм төбәкне идарә итүдә дистәләрчә мең уйгыр рәсмиләренә таяна.
Синҗанның Кашгар районындагы Зоңлаң авыл идарәсе "Рамазан аенда социаль тотрыклылык тәэмин итү тәртибе турында” белдерү чыгарды: "Коммунистлар партиясе кадрларына, рәсми хезмәткәрләргә (шул исәптән пенсиядәгеләренә дә) һәм студентларга Рамазан аендагы дини чараларда катнашу тыела”.
Синҗан хакимиятенең интернет сәхифәсенә чыгарылган белдерүдә партия җитәкчеләренең төрле авыл башлыкларына бүләккә азык-төлек алып килергә тиешлеге әйтелә. Шулай итеп аларның ураза тотмавын ачыклаячаклар.
Башка җирле хакимият сәхифәләренә дә Рамазан чараларын чикләү өчен шуңа охшаш фәрманнар чыгарылды. Мәсәлән, Синҗандагы Уенсу өязенең мәгариф идарәсе мәктәпләрдән укучыларны Рамазан аенда мәчетләргә кертмәү өчен чаралар күрүне таләп итте.
Дөнья уйгыр конгрессы исемле сөргендәге хокук яклау оешмасы мондый мөнәсәбәт уйгыр халкын Кытай хакимиятенә тагын да каршылык күрсәтүгә этәрәчәк дип белдерә.
Оешма вәкиле Дилшат Рәксит: "Рамазан аенда ураза тотуны тыю ул-Кытай хакимиятенең административ ысулларны кулланып, уйгыр халкының уразасын бозарга, аны ашарга мәҗбүр итәргә тырышуы",- дип бәяләде.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР
Икрима Ибн Әбү Җәһил
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында