Соңгы вакытта мөселманнар арасында суши һәм роллар балыктан эшләнгәч, хәләл дип уйлуй китте. Әмма бу алай түгел. Балык динебездә хәләл ризык дип саналса да, хәләл булмаган рестораннарда, суши-барларда, япон ашханәләрендә суши һәм роллар әзерләнгәндә тыелган кушылмалар да файдалана, еш кына ит тә кушыла. Әгәр дә шул бер үк такталар һәм пычаклар кулланылуын исәпкә алсак, мөселманнарга аеруча да сак булырга киңәш ителә. Чөнки хәләл булмаган ит өчен кулланылган тактада киселгән балык мөселманнар өчен тыелган була.
Әгәр дә төгәлрәк беләсегез килсә, менюны яхшылап укырга яки гадәти суши-барларда ролларны ничек ясауларын администраторлардан сорарга кирәк. Чөнки аларда «Хәләл» стандарт дигән төшенчә юк.
Мөселман кешесе күп әйбер ризыкка бәйле икәнен яхшы аңларга тиеш. Бу бигрәк тә безнең Аллаһка кылган догаларыбызның кабуллыгына киртә булырга мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә шикле әйбергә якын килмәскә кушты. Бу иманыбызга тәэсир итәчәк.
Шунысы яхшы: Рәсәйнең барлык эре шәһәрләрендә диярлек хәләл Аурупа һәм Япон ашханәсен тәкъдим итүче кафелар ачыла. Шуңа да мөселманнарның сайлау иреге бар. Ә менә «шикле» әйберләргә якын килгәнебез өчен җавап бирәсе булачак. Киләчәктә үкенмәс өчен, хәзердән үк уйлау кирәк. Мөселман кешесенең иманы һәрвакыт беренче урынга куела. Шуңа да ризыктан бик күп әйбер тора.
Әхмәд ХАЛИКОВ язмасы
Айсылу Юлдашева тәрҗемәсе.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Буа мәдрәсәсе чакыра
Хәерле иртә теләүче Илдар Кыямов
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан