Россия Президенты Владимир Путин “Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында”гы законның көчен озайта торган 2018 ел ахырына кадәр ана капиталын даими түләүне күздә тотучы закон имзалады, дип хәбәр итә «Интерфакс» . Шул хактагы закон кичә хокукый мәгълүмат рәсми интернет порталында бәян ителде.
2016 елда ана капиталының күләме 2015 ел дәрәҗәсендә сакланачак һәм 452 мең сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елдан алып, түләүләр инфляциядән түбән күләмдә индексацияләнәчәк.
Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, 2007-2015 елларда 6,5 миллионнан артык гаилә ана капиталына сертификат алган.
Ана капиталы турындагы закон 2016 ел ахырында гамәлдән чыгарга тиеш иде. Президент Юлламасында ана капиталы түләүне тагын ике елга озайтырга тәкъдим итте.
Карарда, шулай ук, бу срокның яңадан озайтылырга мөмкинлеге турында да әйтелә.
«Татар-информ»

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры