Мәскәү мэры Сергей Собянин Корбан бәйрәмен тәртипсезлек булмаслык итеп үткәрергә киңәш иткән иде. Әгәр искә төшерсәк, безнең илдә инде күп еллар буена төрле диннәрне тотучы кешеләр үзара тату яшәделәр. Бу гына каршылыкларны булдырмыйча кала аламы? Сүзне РИУ ректоры Рафыйкъ Мөхәммәтшинга бирәбез.
«Европада динилекнең үсеше — глобализациягә җавап кайтару дигән сүз. Европа үзенең христиан тамырларын искә төшерә, мөселманнар да үзләренекен онытмыйлар. Анда мөселманнарның саны арта бара. Икътисадка эшчеләр кирәк, шуңа күрә ярлы мөселман илләреннән Европага кешеләр агыла. Андый эшче куллар Мәскәүгә дә кирәк. Халык күчешен беркем дә туктата алмый. Мөселманнар белән сөйләшеп була.
Исламның радикальләшү күренеше тоела. Моңа ике фактор йогынты ясый. Беренчедән, ислам нигезе буенча гыйлемнең аз булуы. Икенчедән, мөселманнарны кыерсыту. Швейцариядә манаралар төзелешен тыйдылар. Ул мәчетнең төп өлешенә керми. Швейцариядә дә, Бөекбританиядә дә мәчет салырга була, Мәскәүдә нигәдер булмый. Әгәр мәчет булмаган урында 50 меңнән артык кеше җыелса, анда бер машина да йөри алмас иде. Шуңа күрә, мәчет төзергә кирәк. Килешеп эшләргә кирәк».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.