Парижда, ЮНЕСКОның штаб-фатирында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Башкарма шурасының 185 нче сессиясендә катнашачак. Аның «Межкультурный диалог в 2010-х годах: переосмысление политики в контексте культуры мира» тематик дискуссиясендә чыгыш ясавы каралган, ул дөнья мәдәниятен яңача күрүгә багышлана. Минтимер Шәймиев дискуссиядә катнашучыларны Россиядә мәдәниятләр диалогы һәм аның багланышларының уңай тәҗрибәсе белән таныштырачак. Мисалга ул Татарстанда милләтләр һәм конфессияләрнең килешеп яшәвен, тынычлык-татулык үрнәге булуын китерәчәк.
Минтимер Шәймиевнең белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева; Франция Республикасында Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов сәфәр кылачак, дип хәбәр итә ТРсы беренче президентының матбугат хезмәте.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры