2010 елның 12 октябрендә Россия мөселманнары бергәлеге Татарстанның беренче Баш казые, танылган дин әһеле, ислам дине галиме Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 80 ел тулуны билгеләп уза. Шул уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында Беренче Саматов укулары үткәрелә.
Әлеге чарада хәнәфи дини мәзхәбенең мөһимлеген, совет чорыннан соң татарларда Исламның яңа тарихы, татарларда мөселман мәдәниятенең этник һәм ислам яңарышының төбәк үзенчәлекләрен, Габделхак Саматовның дини мирасы һәм эшчәнлеген өйрәнүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу ниятләнә. Саматов укулары кысаларында әлеге дин әһеле турында китап тәкъдир ителәчәк һәм аның исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырылачак. Беренче Саматов укуларына Россиянең башка төбәкләреннән дә мөфтиләр һәм дин әһелләренең килүләре, аларның фәнни чыгышлары көтелә.
Татар халкының традицион дини кыйммәтләрен торгызуда аеруча мөһим роль уйнаган мәшһүр дин әһелен олугъ хөрмәт белән искә алу нәүбәтеннән, әлеге чараны яктыртуыгызны сорыйбыз.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.