Кичә "Сөләйман" мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Эргин белән очрашты. Әхмәт Эргин һәм Илдар хәзрәт белән очрашу вакытында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләргә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Төркиядә инвалидларны тернәкләндерү, аларга социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлек бик яхшы җайга салынган. “Сөләйман” мәчетендә күрмәүчеләр өчен укыту-тернәкләндерү үзәге ачылыр алдыннан, беренче эш булып, Төркиягә барып укыту системасы белән танышу булды. Хәзергә исә әлеге үзәктә күрмәүчеләр генә түгел, ә башка инвалидлар да укый. Аларны Брайль системасы буенча укырга һәм язарга, ориентлашырга, компьютерда эшләргә, төрле һөнәрләргә өйрәтәләр.
Әлегә исә «Сөләйман» мәчетенә 15-20 кеше генә сыя. Ләкин Россиянең төрле почмакларыннан укырга теләүчеләр берничә мең кешене тәшкил итә. Хәзергә исә барлыгы 240 күрмәүче генә укый алды. Исегезгә төшерәбез, әлегә күрмәүчеләр өчен яңа укыту-тернәкләндерү үзәге төзелеп килә. Ул Мәскәү районындагы Серов белән Гафур Коләхмәтов урамнары кисешкән чатта 2-3 елда төзелеп бетәр, дип көтелә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.