Төркиянең югары мәгариф комиссиясе (ВОК) илнең югары уку йортларында хатын-кызларның баш яулыгыннан йөрүне тыюга карата карар кабул итте. Әлеге карарга бәйле рәвештә, хәзер уку йортының уставын үтәмәүче һәм мөселман хатын-кызы баш яулыгы – хиҗабтан йөрүче студент кызлар аудиторияләрдән куылмаячак.
“Ватан” газетасы хәбәрләренә караганда, бер үк вакытта премьер-министр һәм оппозиция лидеры җәмәгать урыннарында мөселман хатын-кыз баш киемен легализацияләү мәсьәләсендә килешә алмаганда, Төркиянең югары мәгариф комиссиясе (ВОК) карар кабул итте һәм аны илнең барлык вузларына җибәрде. Әлеге карардан соң, традицион мөселман баш яулыгыннан йөрүче студент кызлар бернинди каршылыкларсыз дәресләрдә утыра алалар, гәрчә әлегә бу Төркия Конституциясенә җәмәгать урыннарында хиҗабтан йөрүгә рөхсәт бирә торган төзәтмә кертелмәгән булса да.
Хиҗабтан килгән өчен студент кызларны аудиториядән куып чыгаручы укытучылар җаваплылыкка тартылачак. Әлегә хәтле исә мөгаллимнәр хиҗаб киеп килгән студенткалар турында “докладной” язып кертергә мәҗбүр иде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.