2010-2013 елларга “Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар шәһәре” комплекслы проекты расланды.
Проект бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә “Яңарыш” республика фондының попечительлек советы утырышында расланды дип яза "Татар-информ" агентлыгы.
Минтимер Шәймиев утырышны ачканда, Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар шәһәре мәдәни мирасларын торгызу буенча киң колачлы эшләр “чиста биттән”, кайвакытта расланмаган проектлардан башланды, дип билгеләп узды. Эшләр яхшы темпта бара, иң мөһиме аны акрынайтмау.
Утырышта 2010-2013 елларга “Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар шәһәре” комплекслы проектын ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева тәкъдим итте.
Аның сүзләренчә, проектның төп максатлары мәдәни мирас объектларының һәм музей фондының кыйммәтлек коллекцияләре торышын яхшырту; музей фонды предметлары һәм коллекцияләре белән җәмәгатьчелек таныша алу мөмкинлеге тудыру; кешеләр өчен өчен яхшы шартлар булдыру, туристлык тармагын үстерүдән гыйбарәт.
Проект 4 программага бүленгән: мәдәни мирасны өйрәнү, тарихи һәм мәдәни мирасны саклау, мәдәният һәм фән учрежлениеләренең матди-техник базасын ныгыту, торак, туристлык, транспорт, инженер инфраструктурасын үстерү, территорияне төзекләндерү.
Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар шәһәре мәдәни мираслары объектларына проект-смета документлары бар. Болгар белән Свияжскины торгызу проектының бюджеты 3,2 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу суммага хәйрия акчалары, РФ һәм ТР бюджеты акчалары керә.
Бүген попечительлек советында 2010-2013 елларга “Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар шәһәре” комплекслы проекты расланганнан соң аны ТР Хөкүмәтенә тәкъдим итәләр.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры