Мәскәүнең Коньяк административ округында (ЮАО) яңа мәхәллә ачылды. Ул Черноморский урамы 4нче санлы йорт бинасында урнашкан. Үткән атнада беренче җомга намазы укылган да инде. Мәхәллә "Кәүсәр" Чертаново мөселманнар оешмасына карый, аның имамы Анар Рамазанов.
115 кв. м намаз уку бүлмәсе 150 кешене сыйдыра ала, шулай ук биредә "якшәмбе мәктәбе" дә эшли. Анда гарәб теле, Коръән, сира, фикх һәм ислам тарихы нигезләре буенча белем бирелә. ЮАО мөселман оешмасы дин кардәшләренә һәм шәһәр хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
"Мәскәүдә мәчетләр аз булу сәбәпле, мөселманнар арендага алган бүлмәләрдә намаз укырга һәм аренда хакын түләр өчен акча табарга мәҗбүр була", - дип зарлана IslamNews агентлыгына Анар Рамазанов.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры