Вакытлыча Мәскәү мэры вазифаларын башкаручы Ресин Владимир Иосифович та, элекке Мәскәү мэры Ю. Лужков кебек үк мөселманнар яклы булыр дип ышаналар Россия мөселманнары.
Мәскәүнең Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Аляутдинов мөселманнар исеменнән элекке Мәскәү мэрына рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Ю. Лужков мөселманнарга карата гел игътибарлы булды. Ул безгә булганынча ярдәм итте, безгә каршы чыкмады.
Шунлыктан да, ул хезмәт иткән елларда Мемориаль мәчете ачылды, Җәмигъ мәчете киңәйтелде һәм Отрадный бистәсендә яңа мәчет күтәрелде. Мәскәү үзенә карата бер кабатланмас архитектуралы шәһәргә әйләнде. Без моның өчен Ю. Лужковка бик тә рәхмәтле", - ди бу хакта РИА "Новости" агентлыгы хәбәрчесенә А. Аляутдинов. Шулай ук, элекке Мәскәү мэры Россия мөфтиләр Шурасы исеменнән "Аль-Фахр" дип аталган Почет ордены белән дә бүләкләнгән булган.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.